Әтнә асыл ирен югалтты

Ул кояш кебек иде..! Дөньяларның нурын алып, тиңсезләр китеп бара шул, Кайтмаска китеп бара... Хезмәттәшебез, район авыл хуҗалыгын үстерү һәм яшь белгечләр тәрбияләү өчен үзеннән зур өлеш керткән, вакытында "Правда", "Күшәр" колхозларын, Тукай совхоз-техникумын, "Сельхозхимия" оешмаларын җитәкләгән Наил Нәфыйк улы Әхмәтхановның 12 апрель, якшәмбе көнне, 55 яшендә гомере өзелде... Кайбер...
Ул кояш кебек иде..!
Дөньяларның нурын алып, тиңсезләр китеп бара шул, Кайтмаска китеп бара...
Хезмәттәшебез, район авыл хуҗалыгын үстерү һәм яшь белгечләр тәрбияләү өчен үзеннән зур өлеш керткән, вакытында "Правда", "Күшәр" колхозларын, Тукай совхоз-техникумын, "Сельхозхимия" оешмаларын җитәкләгән Наил Нәфыйк улы Әхмәтхановның 12 апрель, якшәмбе көнне, 55 яшендә гомере өзелде...
Кайбер кешеләр дөньядан киткәндә үзләре белән бөтен бер халәт-яшәешне алып китәләр, ул кеше яшәгән тирәлек озак еллар буена бушап кала. Наил дә безне, гаиләсен, туганнарын ятим калдырып, мәңгелеккә китеп барды. Соңгы юлга озатып кайтсак та, күңел бу олы югалтуга ышанмый, бу хушлашуны кабул итеп булмый. Аның кебек тормышны, кешеләрне ихлас яраткан, башкаларны үз үрнәгендә тәрбияләгән, энергиясе ташып торган, сәләтле, кешелекле, кечелекле, башкаларга шатлык бүләк итә белүче шәхесләр сирәк туа. Ул кояш кебек иде! Елмаеп яшәде, тыйнак итеп, якыннарына авырлык китермичә, эш калдырып йөрмәсеннәр дип, якшәмбе көнне китеп барды. Бөтен яшәеше дә - башкаларга авырлык китермәү, ярдәм итү булды - тора-тора искә төшереп сагынырбыз әле без аны...
Ә бүген, без, район авыл хуҗалыгы идарәсе коллективы, Наил Нәфыйк улының вафатын белдереп, гаиләсенең, туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Ходай сезгә олы сабырлык бирсен! Ә мәрхүмнең урыны җәннәтнең түрендә булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 09:15Хезмәтен сөеп башкарган “Пешекче” олы хөрмәткә лаек Хәзерге көндә кечкенә хезмәт хакына игътибар итмичә, үз һөнәрен яратып башкарган кешеләрне табу бик кыен.4200
-
25 февраль 2021 - 20:08Коронавирус белән авырган балаларда сәламәтлекләренә бәйле проблемалар тапканнар Алар күбесенчә йокысызлык, күкрәк кысу, борын тыгылу, мускул һәм буыннар авыртуга зарланган.7700
-
25 февраль 2021 - 18:00Коронавирусның өченче дулкыны булырмы? Белгечләр яз көне авыручылар саны артыр, дип фаразлый.9000
-
25 февраль 2021 - 14:50Турыдан - туры эфирны карарга чакырабыз Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең баян классында белем алучы балалар арасында "Көмеш телле гармун" дип исемләнгән конкурс 15:00 башлана.11200
-
25 февраль 2021 - 14:06Әтнә сыерларын тикшерделәр «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.02. 24.02.2021 елга кадәр сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен "Уңыш" агрофирмасы " Дусым", " Ленин" исемендәге нәсел заводы һәм " Мәңгәр " хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде.12700
-
25 февраль 2021 - 13:00Танылган гармунчылар Әтнәдә Бүген Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең баян классында белем алучы балалар арасында "Көмеш телле гармун" дип исемләнгән конкурс була.10200
-
25 февраль 2021 - 11:40Гадел яшәү - отышлы һәм дәрәҗәле Соңгы вакытта без коррупциягә каршы көрәш турында күп төрле хәбәрләр ишетәбез.6200
-
25 февраль 2021 - 10:45Әтнәдә "Лыжня России - 2021" Шимбә 27 февраль көнне Әтнәдә "Лыжня России 2021" чаңгы бәйгесе узачак.12700
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!32600
-
25 февраль 2021 - 09:30"Татар кызы 2021" "Татар кызы - 2021": халык мәхәббәте номинациясе өчен тавыш бирү бара.17801
-
25 февраль 2021 - 09:02COVID-19 "Йөрәк һәм кан тамырлары" 25 февральдә Instagram да туры эфирда ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким коронавирусның йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләрнең сәламәтлегенә ничек сугарга мөмкин икәнлеге турында сөйләячәк.9900
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
25 февраль 2021 - 14:06Әтнә сыерларын тикшерделәр «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.02. 24.02.2021 елга кадәр сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен "Уңыш" агрофирмасы " Дусым", " Ленин" исемендәге нәсел заводы һәм " Мәңгәр " хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде.12700
-
22 февраль 2021 - 09:31Татарстанның он һәм икмәк пешерү предприятиеләре федераль бюджеттан 114 млн. сумнан артык субсидияләр алачак Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан белән он һәм икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр бирүгә юнәлдерелгән килешү төзеде. Механизм он җитештерүчеләргә - азык-төлек бодае сатып алуга, ә икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре сатуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүне күздә тота.18200
-
25 февраль 2021 - 16:45Танылган гармунчылар сәхнәне гөрләттеләрӘтнә балалар сәнгать мәктәбенең баян классында белем алучы балалар арасында "Көмеш телле гармун" дип исемләнгән конкурс узды.17000
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.49900
-
23 февраль 2021 - 15:15Дүрт кеше юл һәлакәтендә вафат булган Бүген иртән республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.35400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!32600
-
23 февраль 2021 - 18:55Татарстанда трассада дүрт кеше һәлак булган авариянең нечкәлекләре билгеле булды Алдан ачыкланганча, «КИА» каршы як хәрәкәт юлына чыгып, «Лада» белән капма-каршы бәрелешкән.28200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика