Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә атлары генераллар каршында сынатмадылар

Әтнә Сабантуенда атлар чабышын караган беркем дә үкенмәгәндер.

Дөрес, алдан ук кәтелгән 37 ат ярышын күрә алмадык. 27 атны өч заездда ярыштырдылар. Һәрберсеннән алдагы өчесе финалга үтте. Алып баручы Марат Хәбибуллин күңелле мәзәкләр дә кушып сөйләгәч, чабыш тагын да күркәмрәк тоелды. Бәйгене район башлыгы Габделәхәт Хәкимов белән бергә, өч зур кунак - өч генерал: ТР вице-премьеры Әсгать Сәфәров, республиканың эчке эшләр министры һәм аның Дагстандагы коллегасы, "Зенит-Казан" тренеры Владимир Алекно да күзәтте.

Гаять кискен бәйгедә ат өстеннән тәшеп калган җайдак та, чабышкысын тыңлата алмаучы да булды. Кыскасы, ат чабышын үзең барып күрү кирәк иде, дисәм, дөресрәк булыр. Ә урыннар түбәндәгечә булдылар.

1. Евгений Майшаков, "Миротворец", "Таң".

2. Илдар Хәкимов, "Сафина", "Ленин".

3. Рифат Камалиев, "Сирень", "Күшәр".

4. Илмир Гыйниятуллин, "Пегас", "Ташчишмә".

5. Нәзир Латыйпов, "Карлыгач", "Мәңгәр".

6. Рәдис Шакиров, "Залет", "Тукай".

7. Илнар Гыйниятуллин, "Карлыгач", "Ташчишмә".

8. Сергей Иванов, "Эмир", "Таң".

9. Айнур Шәяхмәтов, "Чулпан", "Күшәр".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев