Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә автомобиль йөртүчеләре өчен яңа тыю

Ул Россия Федерациясе хөкүмәте карары нигезендә барлыкка килде. Хәзер юл йөрү кагыйдәләренең 2.7 пункты түбәндәге абзац белән тулыланды. Йөртүчегә бер яки берничә төрле гамәлләрне башкарып, куркыныч хәрәкәт итү тыела. Бу исә түбәндәге хәрәкәтләрдә чагылыш таба: - перестроение вакытында тиеш була торып, транспорт чарасына юл бирмәү;

Ул Россия Федерациясе хөкүмәте карары нигезендә барлыкка килде. Хәзер юл йөрү кагыйдәләренең 2.7 пункты түбәндәге абзац белән тулыланды.

Йөртүчегә бер яки берничә төрле гамәлләрне башкарып, куркыныч хәрәкәт итү тыела. Бу исә түбәндәге хәрәкәтләрдә чагылыш таба:

- перестроение вакытында тиеш була торып, транспорт чарасына юл бирмәү;

  • бер генә юл полосасы да буш булмаганда, поворот, разворот, туктау яки узу очракларыннан тыш перестроение вакытында;

  • алда баручы транспорт чарасы белән ике арада куркынычсыз дистанцияне сакламаганда;

  • ян-як белән интервалны сакламаганда;

  • юл-транспорт һәлакәте булмасын өчен дип саналмаса, кинәт тормоз тотканда;

  • узганда комачаулаганда һәм әгәр дә бу югарыда саналган гамәлләр һәлакәт яки кешеләр яралану, транспорт чарасы, бина һ.б. зыян күрү куркынычы тудырсалар, яисә, башка төр матди зыян килсә.

    Шулай итеп, куркыныч итеп идарә итүнең ни икәнлеге ачыкланды. Дөрес, әлегә аның өчен җаваплылык билгеләнмәгән. Мөгаен, тиздән анысы да булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев