Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә машиналар дамба астына тәгәри

Кыш уртасында яз җитте, диләрме әле? Шундый хәлләр ел саен диярлек кабатлана хәзер. Бу исә бар яктан да куркыныч: сәламәтлеккә дә, көндәлек тормышка да, шул исәптән юлдагы автомобильчеләргә дә! Бүген иртән эшкә килгәндә дамба кырыена тәгәрәгән ике транспортка юлыктым. Берсе - зур егәрлекле трактор, икенчесе - җиңел машина. Эзләсәң, аклану...

Кыш уртасында яз җитте, диләрме әле? Шундый хәлләр ел саен диярлек кабатлана хәзер. Бу исә бар яктан да куркыныч: сәламәтлеккә дә, көндәлек тормышка да, шул исәптән юлдагы автомобильчеләргә дә!

Бүген иртән эшкә килгәндә дамба кырыена тәгәрәгән ике транспортка юлыктым. Берсе - зур егәрлекле трактор, икенчесе - җиңел машина. Эзләсәң, аклану сәбәбен табарга була инде ул: кайда - юл, кайда - дамба кырые башланганын күрмәдем, яисә, борылышта кырыйга таеп киттем, дияргә була. Хәер, алары да бар инде...

Шуңа күрә биредә беренче планга тизлек мәсьәләсе килеп баса. Тизлекне сизелерлек киметергә кирәк. Бу очракта транспорт көпчәкләренең халәтен дә искә алу зарур. Еш кына, минем көпчәккә бер ел да юк әле, яңа ул, дип аклануны ишетергә туры килә. Юлда берәр чокырга зур тизлектә кереп чыксаң, шул җитә - шина корды өзелә. Нәтиҗәдә ул туры бүселеп чыга, протектор ашала. Кирәк вакытта транспортны туктатып булмый, рулен борсаң да ул шуып бара. Тизлекне киметергә кирәклекне дәлилләүче тагын бер дәлил бу. Кыскасы, Әтнә автомобильчеләре мондый көннәрне дамба кырыенда ятучы транспорт чараларын күреп, тизлекне сизелерлек киметерләр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев