Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә авыллары яшәргә тиеш

Авыллар картая. "Юкка чыга" дияргә яратабыз. Дөрестән дә, без белгән авыллар инде юк. Яңа Җогып, Маяк, Үрнәк, Зирекле авыллары урынында зиратлар гына беленеп тора. Ябынчыда бер авылга бер йорт. Яңа Мәңгәр, Атамыш та юк. Иң беренче сәбәп - авылда производство юк. туган авылым Иске Җогыпны гына алып карыйк. 1930 елда...

Авыллар картая. "Юкка чыга" дияргә яратабыз. Дөрестән дә, без белгән авыллар инде юк. Яңа Җогып, Маяк, Үрнәк, Зирекле авыллары урынында зиратлар гына беленеп тора. Ябынчыда бер авылга бер йорт. Яңа Мәңгәр, Атамыш та юк.
Иң беренче сәбәп - авылда производство юк. туган авылым Иске Җогыпны гына алып карыйк. 1930 елда авылда 110 хуҗалык булган. Бүген монда 45 хуҗалык булып, 160 кеше яши. Ә кешеләргә эшләрдәй эш юк. 120 баш савым сыеры сешлы ферма тик тора. Җиде авылны берләштергән "Таң" хуҗалыгын оештырып куйдылар да, Иске Җогыптагы сыерларны башка авылларга тараттылар. Бинасы булса да клуб эшләми. Кибетне әйтәсе дә юк. Юк-юкта Әтнәдән яңа пешкән икмәк килә иде. Яшләр шәһәргә китә дибез. Ике кулга бер эш булмагач, тап-таза егет яки кыз нишләргә тиеш?
Авыллар яшәргә тиеш. Яхшымы, начармы - авыл шәһәрне туйдыра, киендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев