Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә авылларында "Чиста су"

"Су юк, тикшерегез. Булдырсагыз, сез булдырасыз инде", дип шалтыраттылар. Редакциягә ике атнада өч авылдан мөрәҗәгать иттеләр.

Шулай ияләнелгән инде, коммунистик тәрбиядерме ул - рәхмәтен ишетмәслегебезне алдан ук белеп торсак та, ярдәм кулы сузарга ашыгабыз. Күптән түгел Чишмәле Саптагы су проблемасы хакында "Төнлә булмый ул" дип язып чыккан идек. Авыл җирлеге башлыгы булыр дип вәгъдә итте (Афәрин, сүзендә торган). Нәтиҗәсен безгә хәбәр итегез дигән идек. Авылдагы берничә абонентка шалтыраттык, "Су килә, напоры әйбәт", диделәр. Менә шулай үзебез белештек, авыл халкы хәбәр итеп тормады.

Түбән Көектә дә су өзеклеге проблемасы туган. Сораштык, кат-кат тиешле инстанцияләргә хәбәр иттек. Янә авыл халкы белән элемтәгә кердек. "Хәзер су бар инде, әйбәт", - диделәр. Әлбәттә, авылдан бу хакта безгә хәбәр итүче булмады. Күңел шундый бит инде ул: шикаятен белдерделәр, соңрак рәхмәт сүзе дә ишетермен әле, дип өмет итә. Беркатлы...

Ә менә Күәмдәге су проблемасы бик четерекле булып чыкты. Күп санлы зарланулардан аңлашылганча, "Чиста су" әлегә бик үк чиста түгел. Әнә бит Ленин һәм Яңа урамнар халкы ни ди:

- Баштарак кызгылт төстә иде, инде рәтләнә кебек. Тәмсезрәк кенә. Элекке су тәмле иде.

- Судан әллә тимер, әллә сыер сидеге тәме килә.

- Бер айга якын инде - кашыяк та юып булмый. Зарланучылар бик күп. Моң-зарны чишмәгә килеп тыңлый аласыз.

- Ярый әле чишмә суы бар, ул бик тәмле...

Бу фикерләрне туплап авыл җирлеге башлыгына җиткердек...

(Җитәкче җавабын һәм бу мәкаләне тулысынча газетада укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев