Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә авылларының зират әйләнәләре яңара

Каенсар һәм Бәрәскә зиратларын төзекләндерү дәвам итә.

Беренчесен авыл халкы һәм мәчет ярдәмендә тимер баганалар утыртып, сетка-рабица белән әйләндерәләр. Шактый зур мәйдан биләгән зиратның яртысыннан артыгына яшел сетка тарттырылды инде. Бәрәскәдә ул химаяче ярдәмендә башкарыла. Авыл җирлеге җитәкчесе Сәид Әхмәдуллин әйтүенчә, бу изге эшкә җирле хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин ихлас ярдәм иткән. Күрше Бәрәзәдәге кебек үк зиратның яшел төстәге тимер рәшәткәләре ерактан балкып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмгыять