Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, “Төнлә генә бирәләр...”

без сезне тыңлыйбыз "Төнлә булмый..." Редакциягә шалтыратып, ярдәм сорадылар.

Чишмәле Сап авылының югары оч халкы су начар килүгә зарлана. Авылның чаттан югары урнашкан Татарстан, Тукай урамнары халкы исеменнән шалтыраттылар.

- Суны төнлә генә бирәләр, төнлә эшләп булмый бит! Күптән шулай дәвам итә - инде шул сәбәпле автомат кер юу машинам янды. Төнлә су кирәкми, көндез бирсеннәр аны. Өстәвенә, бездә сусаклагычлар да юк, хәвеф-хәтәр була күрмәсен инде, - дип зарландылар.

- Бу хакта белештек - проблема дөрестән дә бар. Эссе җәй айларында су үзеңә генә түгел, мал-туарыңа да, яшелчәләргә дә кирәк. Бу хакта Яңа Шашы авыл җирлеге җитәкчесе Марат Срур улы Сабирҗанов белән дә сөйләштек. Аңлавыбызча, суны көндез дә, төнлә дә бирәләр. Көндез бөтен авыл халкы куллану сәбәпле, су югарыда бик тоткарланмый. Димәк, проблема насосның бөтен авыл халкын су белән тиешенчә тәэмин итә алмавына бәйле.

- Элекке су насосы куәтле иде, проблема булмады. Ул эшләми башлагач, икенчегә алыштырдык. Дөрестән дә монысының көче җитеп бетми, - ди җитәкче.

Суга тилмерүчеләрне шатландырырга ашыгыйк: Марат Срур улы сүзләренә караганда, берәр атнадан элекке насосны ремонтлыйлар. Зинһар өчен, пессимист булмыйк, югыйсә безнең халыкның зур кимчелеге бар: "Алайса, юк икән инде. Насостан түгел ул. Аны болай итәргә кирәк. Тегеләй эшләргә кирәк..." - дип эшләнмәгән эштән гаеп эзли башлый. Башта бу вариантны тормышка ашырып карасыннар. Нәтиҗәсен хәбәр итәрсез дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев