Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә авылының мәчет коесы

Чишмәләрне төзекләндергәнгә ияләнгән инде без. Карап сокланабыз да: "Рәхмәт бу эшне башкаручыларга", - дибез. Ә менә Бәрәскәдә яңарак кына төзекләндерелгән кое каршында туктап, байтак сокланып карап тордым. Чишмәдер, дип туктаган идем, кул белән әйләндереп чыгара торган кое булып чык­ты. Коеларны да шулай матурлап "киендереп" була икән. "Нинди кое икән бу?...

Чишмәләрне төзекләндергәнгә ияләнгән инде без. Карап сокланабыз да: "Рәхмәт бу эшне башкаручыларга", - дибез.
Ә менә Бәрәскәдә яңарак кына төзекләндерелгән кое каршында туктап, байтак сокланып карап тордым. Чишмәдер, дип туктаган идем, кул белән әйләндереп чыгара торган кое булып чык­ты. Коеларны да шулай матурлап "киендереп" була икән. "Нинди кое икән бу? Исеме бармы бу кое­ның?" - дип сорыйм узып баручылардан. Алар исә: "Исеме дә юк бу­гай аның, күптән түгел генә төзекләндерделәр әле", - диделәр. Шулай да бе­ләсе килә бит. Ярый әле мо­ңа Ленин исемендәге хуҗалык рәисе Илгиз Вилдан улы Хәйруллин ачыклык кертте: "Безнең Бәрәскәдә борынгы мәчет барлыгын беләсез инде. Бу урында шул мәчетнең коесы булган. Бу - мәчет коесы. Әлеге коены безнең авылның бер эшмәкәре эшләтте, үзе "Исемемне әйтмәгез", дигәч, бик теләсәм дә әйтә алмыйм. Безгә килеп шундый нияте барлыгын әйткәч, үзебез дә бик сөендек. Авыл белән рәхмәт укыйбыз инде, чынлап та бик матур килеп чыкты..." - диде ул.
Матур гынамы соң, соклангыч булган бу кое. Кирәк-ярагы да: су алып эчәргә - чүмеченә, янәшәдә утырып ял итәр өчен урындыгына кадәр куелган. Районыбызның барлык авылларындагы коеларны да шундый матур итеп күрәсе килеп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев