Әтнә бакчалары һәм акча

Яңа еллар якынлаша. Күңелле бәйрәм мизгелләре белән беррәттән, кесәгә суга торган яңалыклар да алып килә ул. Балалар бакчасына йөргән өчен түләү бәясе артуы турында ишетеп беләсез инде. 2014 елда элеккедән күпкә арткан бәяләр өчен кайбер шәһәрләрдә әти-әниләр митингларга чыктылар, имзалар да җыйдылар хәтта. Ул чакта яртысы кире кайтачак дип, тынычландырды...
Яңа еллар якынлаша. Күңелле бәйрәм мизгелләре белән беррәттән, кесәгә суга торган яңалыклар да алып килә ул.
Балалар бакчасына йөргән өчен түләү бәясе артуы турында ишетеп беләсез инде. 2014 елда элеккедән күпкә арткан бәяләр өчен кайбер шәһәрләрдә әти-әниләр митингларга чыктылар, имзалар да җыйдылар хәтта. Ул чакта яртысы кире кайтачак дип, тынычландырды хөкүмәт. Кешеләрдә ничектер, әмма яртысы дип үк әйтү бик үк дөреслеккә туры килмидер дип уйлыйм. Алдык без ул акчаны, элеккедән калган икенче балага 50% ташламага өстәлеп 600 сум тирәсе кире кайткандыр. Икесенә бергә 1200 сум булды. Кемгә ничектер, безнең хезмәт хакларына шулай туры килде. Ә аннан соң- иремнең эш урыны булмау сәбапле, бөтенләй дә бетте.
Алдымда ноябрь ае өчен түләү кәгазе. Баланы караган өчен (за содержание) 1803 сум, туклану өчен 411 сум 41 тиен - барысы 2214 сум 41 тиен түләргә диелгән. "Акбарс" банкы түләү өчен 22 сум 14 тиен комиссия тотып калган. Гомумән исәпләгәндә, бер ай өчен 4 яшьлек балага 2236 сум 55 тиен акча түләдем. Ирексездән сорау туа, нәрсә өчен? Безнең Олы Мәңгәр балалар бакчасында балаларның нинди шартларда тәрбияләнүе берәү өчен дә сер түгел.Юк, тәрбиячеләргә карата бер сүзем дә юк. Иң борчыганы - балаларга биредә һава җитми, булганы дымлы. Ә дымлы һаваның бала организмына ничек тәэсир итүе турында әйтеп тә торасы юк. Нәтиҗә - мин акча түли-түли балам сәламәтлегенә зыян китерәм. Монысы, теге баланы караган өчен дип әйтелгән 1803 сумга карата. Әлбәттә, ашатуга карата сүз әйтеп булмый. Йөртмә, диярсез сез. Дәүәни- дәүәти кебек зур байлык юк шул бездә. Димәк, йөртмәсәм үземә өйдә утырырга туры киләчәк. Тик бу хәлдән чыгу юлы түгел инде.
Алга китик. Бакчага түләү бәясе 12% ка арта диләр. Димәк, алда әйтелгән 2214.41 сумның 12%ы 265 сум 73 тиен тирәсе. Бергә кушсак 2480 сум, 14 тиен була.Әле шуңа банк комиссиясен дә кушасы бар. Шунысы кызык, әлеге бәяләргә бәйрәм көннәрендәге яллар керми. Гыйнвар аенда , ачуым килмәгәе, ярты ай ял итсәләр дә, бәя кимемәячәк. Монысы инде өченче елдан бирле шулай.
Бакча безгә бик кирәк. Биредә бала иптәшләре белән аралаша , күп очракта шушында ук теле ачыла, бүтән һөнәрләргә дә өйрәнә.Бакча аша бала дөнья белән таныша. Әти-әниләрнең дә аны мондый мөмкинлектән мәхрүм итәселәре килми. Әмма шартлары булмаган бакчага бөтен уңайлыклары булган бакча бәясен түләү - акчаны җилгә очыруга тиң. Тиешле урындагылар моңа да игътибар итсеннәр иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 07:55Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категорияләре һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:2600
-
1 март 2021 - 20:30Татарстанда яшәүчеләрне буран һәм көчле җил турында кисәттеләр Иртән һәм көндез республика территориясендә бозлавык булачагын фаразлыйлар.8000
-
1 март 2021 - 19:14Яз айларында дүрт көнлек өч эш атнасы көтә Май аеның беренче ике атнасы да дүрт көнлек булачак.6900
-
1 март 2021 - 18:138 марттан соң Татарстанда Covid-чикләүләрен гамәлдән чыгару хәл ителәчәк Бәйрәмгә кадәр чикләүләрне бетерү эпидемия вазгыятен начарлатырга мөмкин, диләр Роспотребнадзорда.6400
-
1 март 2021 - 17:08«Телсез идек, Тукай безне телле итте» Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы базасында «Телсез идек, Тукай безне телле итте» исеме астында Республикакүләм әдәби баттл узды.5800
-
1 март 2021 - 16:03Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус йоктырган Республикада 5,3 мең кеше табиблар күзәтүендә кала.5000
-
1 март 2021 - 15:20Ркаил Зәйдулла: Марат Кәбиров «Киллер» әсәрендә укучыны бәхәсле хакыйкатькә ышандыра Халык шагыйре фикеренчә, «Киллер» әсәре җиңел тоелса да, төбендә мәңгелек фәлсәфә ята.5600
-
1 март 2021 - 14:12Авариядә 25 яшьлек кыз вафат булган Авария кичә көндез Яшел Үзән районында булган.16000
-
1 март 2021 - 13:07Безнең Сөмбел "Запорожец"лар ярышында беренче 28 февраль көнне Арча шәһәре ипподромында "Запорожец" автомобильләрендә, әфганчы-сугышчыларның "Сугышчан туганлык" район җәмәгать оешмасы призына ярышлар булып узды.17501
-
1 март 2021 - 11:05Балалар пособиесы түләү кагыйдәләре үзгәрде Балаларына бер яшь тулган ата-аналарга социаль түләүләрне исәпләү өчен кирәкле документларны җыярга һәм шәхсән тапшырырга кирәк булачак.13400
-
1 март 2021 - 10:00Татарстан президентын котлыйбыз! Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көне, аңа 64 яшь тулды.7601
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.38900
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
2 март 2021 - 07:55Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категорияләре һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:2600
-
25 февраль 2021 - 14:06Әтнә сыерларын тикшерделәр «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.02. 24.02.2021 елга кадәр сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен "Уңыш" агрофирмасы " Дусым", " Ленин" исемендәге нәсел заводы һәм " Мәңгәр " хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде.20800
-
1 март 2021 - 12:05Мәктәптә туган телне зурладыларОлы Әтнәнең башлангыч мәктәбендә туган телгә багышлап күңелле чара уздырдылар13700
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.38900
-
27 февраль 2021 - 08:00Юллар ябыла – игътибарлы булыгыз 27 февраль көнне район үзәгендә “Россия чаңгы юллары” (“Лыжня России”) ярышлары узачак.31500
-
27 февраль 2021 - 10:00Әтнә халкы ник егыла? Каршыга килүче ханым яңа тимераякка баскан кеше кебек айкала-чайкала торгач, чалгы белән чапкан яшь үлән кебек җиргә ауды.30400
-
28 февраль 2021 - 11:15Әтнәдә намаз уку бәйгесе Әлеге минутларда Олы Әтнә мәчетендә намаз уку бәйгесе уза.20100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика