Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә бакчасында мәйданчык төзелде

Чәчәкләр күзли - күзли, матурын эзли - эзли, мин бакчага җиткәнмен - хәтта узып киткәнмен... Балачактан хәтергә сеңеп калган бу юлларны миңа әтием өйрәткәне истә. Әле дә нәни улымны бакчага әзерләгәндә мин еш кына шул юлларны кабатлыйм. - Бакчаны узып китеп була мени инде, әни, - дип беркатлы карашын миңа...

Чәчәкләр күзли - күзли, матурын эзли - эзли, мин бакчага җиткәнмен - хәтта узып киткәнмен... Балачактан хәтергә сеңеп калган бу юлларны миңа әтием өйрәткәне истә.

Әле дә нәни улымны бакчага әзерләгәндә мин еш кына шул юлларны кабатлыйм. - Бакчаны узып китеп була мени инде, әни, - дип беркатлы карашын миңа төби ул. Юк, алар көн саен йөри торган балалар бакчасын дөрестән дә, берничек тә узып китеп булмый. Тышыннан ук яктырып, әллә каян үзенә тартып тора. Сабыйларын кая куярга белми аптырган Мәңгәр халкы өчен чын мәгънәсендә олы бүләк булды ул. Район җитәкчелеге , «Мәңгәр» күмәк хуҗалыгы ,авыл җирлеге җитәкчелеге ярдәме белән республикада барган максатчан программаларга нигезләнеп әле узган ел гына аякка баскан бинага сабыйлар да бик теләп йөри. Ике группага 34 бала, аларны тәрбияләү, ашату - эчертү, кирәк яракларын барлап тору, чисталык - пөхтәлек белән тәэмин итү өчен барысы 8 кеше хезмәт куя. Бакча мөдире Миләүшә Сафина исә боларның барысы белән дә җитәкчелек итә.

Билгеле, эш булгач, аның төрле вакытлары була. Сабыйларны көйлисе, әти - әниләрнең моң - зарын тыңлап чаралар күрәсе, хезмәткәрләр өчен уңай эш шартлары тудырасы, тиешле таләпләргә туры китереп тәрбия эшен алып барасы бар. Миләүшә Илфар кызы өчен көндәлек мәшәкатьләр бу. Барысына да өлгерә, һәр эшнең җаен табарга тырыша ул. Шул ук «Мәңгәр» күмәк хуҗалыгы, авыл җирлеге җитәкчелегенең зур ярдәме дә терәк булып тора. Быел , мәсәлән, балалар бакчасы янындагы мәйданчыкны бергәләп аякка бастырдылар. Санитар - гигиена таләпләренә туры китереп эшләнгән мәйданчыкта Ренат Исламов бригадасы егетләре хезмәт куйды. Аларның эшеннән бик канәгать мөдир. Сабыйларга уйнар өчен 18 квадрат метрлы махсус түбәле урын (теневой навес), ике капкачлары ачып ябыла торган комлык, бер түбә астындагы комлык - болар барысы да шулар кулы белән башкарылган. Моннан тыш элекке бакчадан калган таучыклар, спорт ныгытмалары за төзекләндерелгән. Эшне җиренә җиткереп эшли торганнардан булган бу бригада егетләре тарафыннан баганалар да утыртылып, мәйданчык сетка белән әйләндереп алынган. Күмәк хуҗалык материалларын алып кайтырга техникасын биреп торган, комын кайтарткан. Мәгариф бүлеге буяулар белән ярдәм иткән. - Эшмәкәр Илсөя апа Абдуллаҗанова да хәлебезгә кереп авыр чакларда ярдәм кулын суза - рәхмәт аңа, - ди Миләүшә.

Мәйданчык белән генә түгел, аны сабыйларны мавыктырыр дәрәҗәгә җиткерәсе, эстетик тәрбия бирү чарасы буларак файдалану өчен бизисе, матурлыйсы бар бит әле. Кул астында булган материаллардан кызыклы, матур эшләнмәләр ясауны биредә эшләүче хезмәткәрләр бергәләп башлап җибәргән. Әти - әниләр дә аларга теләп кушылган. Айрат Ибраһимов алып килгән тегермән, Зәлия Хәсәнованың песие, Айтуган Шәрипов алып килгән җираф, Алсу Абдуллинаның әкәм - төкәме, Айгөл Хөсөнованың кояшы,Рената Шакированың төрледән төрле кызыклы эшләнмәләре - болар барысы да мәйданчыкта үзенең тиешле урынын тапкан.

Мәйданчыктан ерак түгел генә бакчаның яшелчә түтәлләре урнашкан. Кишер, чөгендер, суган, кыяр, ташкабакны үзләрендә үстерәләр.

Рәхәтләнеп уйнар өчен мәйданчыклары, бар шартлары туры килгән биналары, яратып тәрбия бирергә апалары бар Мәңгәр сабыйларының. Балаларның ихтыяҗларын кайгыртып, һәрчак ярдәмгә әзер торучы , гомумән, үсеп килүче яшь буын язмышына битараф калмаган җитәкчеләр - Айдар абыйлары, Вәзих абыйлары бар. Шуңа да киләчәкләре ышанычлы. Шулай була күрсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев