Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә балалар бакчасында – Биектау районы ЮХИДИ җитәкчесе

Бу дөньяда кечкенә балаларның самимилыгына, беркатлылыгына, шул ук вакытта кызыксынучанлыгына, бик күп мәгълүмат белүенә таң каласын. Борынгылар әйтмешли, "бу балалар туганда ук күп нәрсәләрне белеп туалар" ахры. Балаларның биргән кайбер соравына кайчак өлкәннәр дә шул ук мизгелдә җавап бирә алмыйлар. Замана балалары шул! Күп мәгълүмат балаларга әти - әни, әби...

Бу дөньяда кечкенә балаларның самимилыгына, беркатлылыгына, шул ук вакытта кызыксынучанлыгына, бик күп мәгълүмат белүенә таң каласын.

Борынгылар әйтмешли, "бу балалар туганда ук күп нәрсәләрне белеп туалар" ахры. Балаларның биргән кайбер соравына кайчак өлкәннәр дә шул ук мизгелдә җавап бирә алмыйлар. Замана балалары шул!

Күп мәгълүмат балаларга әти - әни, әби - бабай дәресләреннән сеңсә, бик күп кызыклы һәм катлаулы сорауларга җавапны нәниләргә балалар бакчалары тәрбиячеләре табарга ярдәм итә. Балалар бакчасы занятияләрендә балалар төрле метод һәм эш формалары аша күп яңалык һәм кирәкле мәгълүмат туплый. Шундый чараларның берсе - кичә ярыш "Кояшкай" Олы Әтнә балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен кабатлауга багышланган иде. Исеме дә җисеменә туры килә - кичәне оештыручылар "Беркайчан онытма син, юл йөрү кагыйдәсен" дип атаган. Кичә - ярышка Биектау районы ОГБДД начальнигы полиция майоры Сафиуллин Ленар Рөстәм улы һәм юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы бүлек җитәкчесе Сафиуллина Алсу Рәшит кызы катнашу юл йөрү кагыйлдәләрен кече яшьтән үк балаларга өйрәтүнең әһәмияте никадәр зур икәнлеген тагын бер тапкыр дәлилләп үтте.

Кичәне Олы Әтнә балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә Әтнә Укучылар йорты түгәрәк җитәкчеләре әзерләде.

Кичәнең беренче өлешендә балаларның юл йөрү кагыйдәләренә багышланган инсценировкасы күрсәтелеп, шигырьләр сөйләнеп үтсә, кичәнең икенче өлеше уен - ярыш буларак оештырылды. Ярышта ике команда: "Күбәләкләр" һәм "Йолдызлар" командасы көч сынашты. Балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән иде ярышлар. "Юл билгеләрен таны" конкурсында балалар өлешләргә киселеп, идәнгә таратылган юл билгеләрен тиз арада дөрес итеп җыярга тиеш иде. Сабыйларның нинди ихласлык белән күмәкләп бу биремне башкаруын күрсәгез иде сез! Икенче биремдә - экранда махсүс машиналар сүрәтләре күрсәтелде. Балалар рәсемнәргә карап, аларны нинди телефон номеры ярдәмендә чакырырга мөмкинлеген карточкалар ярдәмендә күрсәттеләр. Барыбызны бу өлкәдә дә балаларның белемнәре нык булуы сөендерде. "Тиз йөрешле машина" конкурсында балаларның җитезлеге сыналса, соңгы "Велогонка" ярышында аларның күмәклеге, кечкенә велосипедларда оста һәм дөрес итеп хәрәкәт итә алуы исәпкә алынды.

Өч кешедән торган жюри, нәкъ өлкәннәр ярышындагы шикелле, ярышта катнашучыларның уңышларын бәяләп барды. Жюри членнары нәтиҗә ясаган арада, җанатарлар өчен "Миннән сорау - сездән җавап" конкурсы үткәрелде. Балаларның юл йөрү кагыйдәләренә багышланган сорауларга дөрес җавап бирүе куандыра.

Ләкин теоретик белемнәрне балалар тормышта дөрес кулланамы, әти- әниләр дә балалары тарафыннан кагыйдәләрнең үтәлешен контрольлиме - бу сораулар бүгенге көндә актуаль булып кала. Чөнки статистика күрсәткәнчә 2013 нче елның 7 аенда Татарстанда балалар катнашында 328 юл транспорт хәләкәте булып, аларда 15 баланың гомере өзелгән, 339 бала төрле төр тән җәрәхәте алган.

Инде ярыш - кичәгә нәтиҗә ясау өлешенә килсәк, кунакларыбыз конкурсларда катнашкан балаларга да, җанатарларга да бик күп бүләкләр төяп килгәннәр: кичке якта янып, машина йөртүчеләрне кисәтү өчен кулга тагыла торган браслетлар, китаплар, календарьлардан башлап, Олы Әтнә балалар бакчасына юл билгеләре макетлары, 2 кечкенә велосипед һәм балалар бакчасында уздырылучы чараларны төшереп бару өчен цифрлы фотоаппарат.

Бу мәкаләне "Кояшкай" Әтнә балалар бакчасы мөдире Исламова Әлфия. Мунир. кызының кичәне йомгаклап әйтелгән сүзе белән тәмамласак урынлы булыр:"Әти - әни өчен иң газиз төшенчә - ул аның баласы. Шул балаларның исән - имин, сәламәт һәм бәхетле булуы безнең уртак бурычыбыз".

Тирә - ягыбызда киләчәктә дә балаларның шатлыклы авазлары яңгырасын, елмайган йөзләре балкысын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: