Әтнә балалары өчен һәркем җаваплы

23 марттан укучыларның көтеп алган язгы каникуллары башланып китте. Уку елының иң озын чиреге тәмамлану бер сөенче булса, көннәрнең дә җылы, кояшлы булуы икенче яктан куандыра. Бала- чага мондый көннәрне билгеле инде, урамга тартыла. Уйныйсы, шаярасы килә. Хәзер юллар да кардан арчылды, велосипедта рәхәтләнеп чапасаң да була. Әмма шул ук...
23 марттан укучыларның көтеп алган язгы каникуллары башланып китте.
Уку елының иң озын чиреге тәмамлану бер сөенче булса, көннәрнең дә җылы, кояшлы булуы икенче яктан куандыра. Бала- чага мондый көннәрне билгеле инде, урамга тартыла. Уйныйсы, шаярасы килә. Хәзер юллар да кардан арчылды, велосипедта рәхәтләнеп чапасаң да була. Әмма шул ук вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләре турында да онытмасыннар иде. Әлеге кагыйдәләр турында һәрдаим мәктәпләрдә аңлату эшләре алып барыла. Тик бу гына җитми. Әти-әниләрнең дә әлеге мәсьәләгә карата игътибарлы булулары сорала. Балаларның юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәүләре өчен иң беренче чиратта алар җаваплы бит. Ваемсызлык еш кына үкенечле нәтиҗәләргә китерә. Шул хакта ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев белән сөйләшәбез.
- Узган 2014 елда районда балалар белән бәйле ике юл- транспорт һәлакәте теркәлде, аларда ике бала зыян күрде. Бу һәлакәтләрнең берсе - машина йөртүче гаебе белән булса, икенчесендә бала юл аша тиешле урыннан чыкмау сәбапле, зыян күрде. Агымдагы елның ике ае эчендә республикада балалар катнашында 64 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда ике бала үлгән, ә 68 бала тән җәрәхәте алган. Бу уңайдан шуны да әйтәсе килә,19-30 март көннәрендә балаларның юлларда травма алуын кисәтү максатыннан республика юлларында " Бала - төп пассажир" операциясе башланып китте.
Аллага шөкер, безнең районда быелга мондый һәлакәтләр теркәлмәде. Була да күрмәсен. Әмма шуңа да карамастан, уяулыкны югалтырга ярамый. Язгы каникул көннәрендә инспекторлар тарафыннан балаларның юл кагыйдәләрен үтәве тикшереләчәк. Кагыйдә бозучы балаларга махсус карточкалар төзелеп, алар укыган мәктәпләргә бу балалар белән эшләү өчен өстәмә күрсәтмәләр җибәреләчәк. 12 яшькә кадәрге балаларны махсус утыргычларда утыртып йөртүгә дә аерым игътибар бирелә. Бүгенге көнгә мондый очраклар буенча ике протокол төзелде. Әти-әниләр штраф күләменең 3 мең сум булуын да онытмасыннар иде.
Каникул көннәрендә ЮХИДИ инспекторларының мәктәпләрдә укучылар белән очрашулары да планлаштырыла. Газета белән берлектә игълан ителгән бәйгедән дә укучы балалар читтә калмас дип өметләнәбез. Редакциягә "Бәйгегә" тамгасы белән шигырьләр килә башлады инде. Аларга нәтиҗә каникул беткәннән соң ясалачак. Әле вакыт бар.Шигырьләрегезне редакциянең электрон почтасына, сайттагы ачык битебезгә җибәрә аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 12:00Өчесе дә авыл җанлылар Язның тәүге бәйрәме ишек кага – ничек шатланмыйсың да, ничек куанмыйсың инде.1800
-
5 март 2021 - 11:25Әтнәдә "Эрудит" интеллектуаль уены узды Бүген Олы Әтнә мәктәбендә "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына" багышланган "Эрудит" интеллектуаль уены булып узды.2000
-
5 март 2021 - 10:20Күрше районда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.7100
-
5 март 2021 - 09:30Олы Мәңгәр авылында Илдар Сафиуллин призына чаңгы ярышы уза Бүген Олы Мәңгәр авылында Ильдар Сафиуллин истәлегенә чаңгы ярышы башланып китте.6700
-
4 март 2021 - 20:00Зиратка баручы моны белергә тиеш Зиратка бару белән бәйле, берничә кагыйдә бар.6500
-
4 март 2021 - 18:10Бүлмә гөлләре шаулап чәчәк атсын өчен мартта ун тамчы нәрсә сибәргә? Касторка маен әбиләр борынгы заманнардан ук кулланган икән.5600
-
4 март 2021 - 17:00Татарстан синоптиклары буран, көчле җил һәм бозлавык турында кисәтә Буран сәбәпле күз күреме сизелерлек начарлана.2600
-
4 март 2021 - 15:30Җәмәгать туклануы өлкәсендәге чикләүләр Роспотребнадзор карарыннан соң йомшартылачак Татарстан рестораторлары ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка юллаган мөрәҗәгатьне хәзерге вакытта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) карый.5900
-
4 март 2021 - 14:20Татарстанда узган тәүлектә 53 кеше коронавирус йоктырган Шул вакыт эчендә республикада Covid-19 инфекциясенең 18 184 очрагы теркәлгән.5300
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.32500
-
4 март 2021 - 12:15Әтнә кызлары өчен тавыш бирик "Татар кызы - 2021": халык мәхәббәте номинациясе өчен тавыш бирү бара.13902
-
4 март 2021 - 11:08Татарстанда коронавирустан тагын өч хатын-кыз һәм бер ир-ат үлгән Пандемия башланганнан алып республикада 347 кеше инфекция корбаны булган.6200
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
3 март 2021 - 15:55Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось совещание по вопросам обеспечения пожарной безопасности на объектах агропромышленного комплекса РТ в ходе проведения сезонных полевых работ 2021 года.3200
-
2 март 2021 - 07:55Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категорияләре һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:6100
-
4 март 2021 - 13:15"Без бергә" бәйгесеТүбән Көек мәктәбендә "Без бергә" Республика бәйгесенең район туры узды.20800
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.32600
-
2 март 2021 - 16:40Танылган мәдәният хезмәткәре бүген котлаулар кабул итә Бүген Ары авылы аксакалы, мөхтәрәм кешесе, үзенең 50 ел гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган Татарстанның һәм Россиянең Атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәтҗанов Гәрәфетдин Сәләхетдин улының туган көне.22400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика