Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә балалары иҗаты

Иң кадерле кешем Кадерле кешем - әнием турында язам. Аның исеме - Замира. Ул һәр көн мине иртән иркәләп уятып, тәмле ашлары белән сыйлап укырга озата һәм каршы ала. Әнием барлык эшкә дә өлгерә. Үзе фермада сыер савучы булып эшли. Эштән кайткач та тик тормый: юа, җыештыра, ашарга пешерә. Мин...


Иң кадерле кешем
Кадерле кешем - әнием турында язам. Аның исеме - Замира. Ул һәр көн мине иртән иркәләп уятып, тәмле ашлары белән сыйлап укырга озата һәм каршы ала. Әнием барлык эшкә дә өлгерә. Үзе фермада сыер савучы булып эшли. Эштән кайткач та тик тормый: юа, җыештыра, ашарга пешерә. Мин әниемә йорт эшләрендә булышам. Һәрвакыт акыллы, тәртипле булырга тырышам. Чөнки әниемә бер дә авырлык китерәсем килми. Мин аны би-ик яратам һәм аның белән горурланам.
Ильяр ХӘСБИУЛЛИН,
Күәм урта мәктәбе укучысы.

Әниемә булышам

Әниемә булышам мин,
Савытлар юып куям.
Иртән торгач тиз-тиз генә
Урынымны җыеп куям.
Һәрбер эшкә дә өлгерәм-
Мин әнинең уң кулы.
Ник дисәгез, мин бит аның
Иң булдыклы дәү улы.
Булат ХАФИЗОВ,
Күәм урта мәктәбе укучысы

Бик яратам
Бер гаиләдә өч бала без: мин, сеңелем һәм кечкенә энем. Әнием безнең барыбызны да бик ярата. Ул безгә тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, иртән "Балам", диеп сөеп йокыдан уята. Әнием безгә дәрес әзерләшергә дә, кечкенә энемне карарга да өлгерә. Мин әниемне бик яратам. Аңа тазалык-саулык, озын гомер телим. Һәрвакытта да бүгенгедәй матур, яшь, көләч йөзле булып калсын. Ярый әле янәшәбездә син бар, әнием!

Ранил ГЫЙНИЯТУЛЛИН,
Күәм урта мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев