Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Әтнә балалары мәчеттә ял итә

"Безгә монда рәхәт, тәһарәт ала, намаз укый беләбез. Баштарак куркып кына килгән идек, хәзер кызык, бик күп мәгълүмат алдык, Адель абый кызыклы итеп сөйли, белмәгәнне өйрәтә..." Район үзәк мәчете каршында җиденче елын эшләп килүче дини лагерьга йөрүче балалар әнә шулай диләр. Бишенче елын бу лагерьга йөрүче Илһам, өченче ел йөрүче...

"Безгә монда рәхәт, тәһарәт ала, намаз укый беләбез. Баштарак куркып кына килгән идек, хәзер кызык, бик күп мәгълүмат алдык, Адель абый кызыклы итеп сөйли, белмәгәнне өйрәтә..."

Район үзәк мәчете каршында җиденче елын эшләп килүче дини лагерьга йөрүче балалар әнә шулай диләр. Бишенче елын бу лагерьга йөрүче Илһам, өченче ел йөрүче Эмиль белән Булат янәшәсендә беренче елын гына килүче Ислам мәчетнең бер почмагына утырганнар да нидер сөйләшәләр, ул да түгел, дәфтәрләрен алып кабатлый башладылар, берсе дога укыганны икенчесе тыңлый, тәҗрибәлерәкләре "Адель абый әйтә..." дип дөресли. Ә мин икенче каттан күзәтәм, алар янына башкалары да килде, берсен-берсе тыңладылар, кабатладылар, аннан мәчеттәге келәмгә сузылып яткан көйгә өйрәнү -сөйләшү дәвам итте. Әнә шулай алдагы көннәрдә өйрәнгәннәрне искә төшерүләре. "Бүген лагерь ябыла, вәгазь сөйләргә Госман хәзрәт килә",- диләр. Ә балалар кунак абыйга үз белгәннәрен сөйләп күрсәтергә әзерләнәләр. Икенче каттагы бүлмәдә дә эш кайный, 4 кыз бала стена газетасы чыгарып маташалар, берсе яза, икенчесе рәсем ясый. Өченчесе почмакта китап укый, һәркайсында - бер шөгыль. "Мәчеткә йөргән кызларыбызның саны быел 28гә җитте, иң кечкенәсенә - 5 яш, олысы Ләйсәнгә - 16 яшь. Бик теләп йөрделәр. Ун көн эчендә өч сурә "Кәүсәр", "Ихлас", "Фәләк" догаларын яхшылап өйрәндек, хәрефләрнең әйтелешенә игътибар бирдек. Аллаһы Тәгаләнең 99 исеменең уналтысын яхшы беләләр кызлар. Гарәп алфавитындагы 28 хәрефне дә өйрәнделәр. Болардан тыш Пәйгамбәребезнең гомер юлы сораулар бирә-бирә бик теләп укыдылар..." - дип сөйли кызлар белән лагерь барышында шөгыльләнгән, "Мөхәммәдия" мәдрәсендә укучы, 11 яштән намазда булган Алинә Газизова. Ә малайларны Алинәнең энесе Адель өйрәткән. Ул да "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем ала. Шунысын да искәртим, алдагы елларда дини лагерьга йөрүче балалар белән аларның әниләре Гөлназ шөгыльләнгән иде.

Лагерьда балалар дога гына укып, ятлап ятканнар икән дигән фикер калмасын, "Тәнәфесләрдә бергәләп футбол, волейбол, шахмат уйнадык. Өстәл теннисы да бар монда. Кафега төшеп ашадык..." - дип сөйлиләр ял итүчеләр, Наил хәзрәт белән Госман хәзрәт залга үтүгә балалар минут эчендә үз урыннарына кереп тә утырдылар, сәлам бирештеләр. Умра (кече хаҗ) хаҗында Сәгуд Гәрабстанында булып кайткан Госман хәзрәт балалар белән аралашып алганнан соң, сораулар соңыннан булыр дип, бер бик мәгънәле, тәрбияви хикәя укыды. Мин дә кызыксынып тыңладым, сорауларга гына җавап табасы калды. Ә балалар кыенсынмадылар, Госман хәзрәт сокланып мактап та куйды үзләрен. "Балалар искиткеч күп белә, кайбер сорауларына җавап бирер өчен өйгә кайткач узем укыдым", дигән иде Алинә. Госман хәзрәткә дә сорау арты сораулар яудырдылар, дөрес баштарак кыенсынып утырдылар, нишләсәң дә кунак, ят кеше. Ә аннан үз кешегә әйләнде. "Анда 50 градус эсселек, плитәгә йомырка куйсаң пешеп чыга, шул эсседә дә сезнең кебек балалар әтиләре белән мәчеткә һәр намазны укырга киләләр..." - дип сөйләде Госман хәзрәт.

Беренче елларда дини лагерьга төрле авыллардан килә иде балалар, быелгысында күбрәк Олы Әтнә балалары йөргән, Яңа Әтнәдән бар, Казаннан авылга кунакка кайтучылар да үз иткәннәр. "Лагерьда балаларны көчләү юк, бар да ирекле. Кемгәдер күренер өчен эшләнгән гамәл дә түгел бу", дигән иде Наил хәзрәт. Үзем дә инандым, сөйләгәндә чыгып йөрүчеләр дә, су алып эчүчеләр дә булды. Игътибарга лаеклы дәлил- бер тартма күтәреп, Госман хәзрәт сөйләгәндә Наил хәзрәт белән Алинә балаларга салфетка белән камыр ризыгы өләштеләр. Ашый-ашый тыңладылар, ник берсенең авызы чапылдасын. "Өйрәнгән догаларыгызны укып күрсәтәсегез килмиме?" - дип сорады соныннан Госман хаҗи. Ялындырырлар, оялырлар дигән идем. Юк, берсен-берсе уздырып "Фатиха" сурәсен укыдылар...

Иң күңеллесе - соңыннан балаларга пакет белән бүләк өләшү булгандыр.

Ә минем үземә хәзрәтләрнең: "Балалар, сезне лагерьга җибәргән әти-әниләрегезгә дә рәхмәт әйтегез..." диюләре ошады. Әдәпкә өйрәнәсең килсә, мәчеткә бару кирәк шул. Ислам булган җирдә генә әхлак камил була!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев