Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә балалары ни ашый

Ана сөтеме, әллә... Ана сөтен кибеттән сатып алынган ясалма тукландыру катнашмалары алыштыра аламы? Ни өчен заман әниләре бүген күкрәк сөтенә түгел, ә бәлки әнә шундый катнашмаларга өстенлек бирә? Район хастаханәсенең балалар табибы, педиатр Диләрә Ренат кызы ? белән әнә шул хакта сөйләшәбез. Күкрәк сөте, һичшиксез, беренче урында. Сабый бала өчен...

Ана сөтеме, әллә...

Ана сөтен кибеттән сатып алынган ясалма тукландыру катнашмалары алыштыра аламы? Ни өчен заман әниләре бүген күкрәк сөтенә түгел, ә бәлки әнә шундый катнашмаларга өстенлек бирә? Район хастаханәсенең балалар табибы, педиатр Диләрә Ренат кызы ? белән әнә шул хакта сөйләшәбез.

  • Күкрәк сөте, һичшиксез, беренче урында. Сабый бала өчен иң яхшы ризык ул. Ризык кына да түгел, баланы бик күп авырулардан саклаучы да. Күпчелек сабыйлар өчен 6 айга хәтле бердәнбер туклану чарасы булып тора. Күпләр акрынлап өстәмә ризыклар кушып, бу чордан соң да күкрәк сөтен имезүне дәвам итә. Балага күкрәкне еш бирү - нормаль рәвештә сөт төшүне булдыруның иң яхшы ысулы. Билгеле, әни кеше үзе дә көндәлек туклануга аерым игътибар бирергә тиеш.

    Шунысына да игътибар итәргә кирәк, күкрәк сөтен имгән балалар инфекцион авыртулар белән сирәгрәк авырыйлар, авырткан очракта җиңелрәк кичерәләр. Рахит, анемия, аллергия кебек авырулар да аларны читләп уза. Тикшерүләр күрсәткәнчә, күкрәк сөте имгән балаларда 15 яшькә хәтле рак авырулары белән авырту 2 тапкырга кимрәк күзәтелә. Диарея, диабет авырулары белән авырту куркынычы да аларда кимрәк. Шулай ук, күкрәк сөтен ашату сабыйларда урогениталь инфекция килеп чыгуны 5 тапкырга, күз күреме начараюны 3 тапкырга, сабыйларның кискен респиратор инфекцияләрдән үлү куркынычын 3,6 тапкырга киметә.

    Күкрәк сөте белән имезү әниләрнең үз сәламәтлеге өчен дә бик файдалы. Сабыйны аз дигәндә 3 ай имезү климакс алды күкрәк рагы авыруы килеп чыгуны 50% ка киметә.

    Дүрт бала әнисе буларак, шуны да өстисе килә, баланы имезү - әни кеше өчен иң дулкынландыргыч мизгел ул. Аны берни белән чагыштырып та булмый. Ул халәт еллар узып, инде сабыең үсеп, буй җиткезгәч тә югалмый. Ул - үзеңнең әни булуыңны, күкрәгеңә иреннәрен төрткән сабыеңның җир йөзендә бүтән берни белән дә алыштырмаячагыңны аңлау халәте. Һәм ул халәтнең тәмен таып карау бәхете һәр анага насыйп булсын иде.

Педиатрдан киңәш

Сабый тарафыннан балалар туклануы өчен каралмаган ризыклар куллану аның өчен куркыныч булырга мөмкин. Шунысын да онытмагыз, күкрәк сөте баланы тукландыру өчен иң файдалысы гына түгел, иң арзанлысы да. Сабыегыз бары катнашмалар белән генә туклана икән, аңа атнасына 400 граммлы бер банкадан артыграк катнашма алырга кирәк булачак. Шуңа да, мондый катнашмалар белән тукландыруга күчкәнче, гаилә бюдҗетына ни кадәр зыян килүе турында да уйлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев