Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә балалары сәләтле

Айратның беренче тапкыр техникум сәхнәсендә чыгыш ясаганын күреп, сокланып утырганым исемдә. Саф татар телендә матур итеп сөйләшә, җитмәсә, бии башласа - җырдагыча, аяк астыннан ут чыгара. Әтнә кызларының йөрәгенә ут салган егетне мин "Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексында эзләп таптым. Айрат Заһидуллин - Казан егете. 26 яшьтә, өйләнмәгән. Казан егете...

Айратның беренче тапкыр техникум сәхнәсендә чыгыш ясаганын күреп, сокланып утырганым исемдә. Саф татар телендә матур итеп сөйләшә, җитмәсә, бии башласа - җырдагыча, аяк астыннан ут чыгара.

Әтнә кызларының йөрәгенә ут салган егетне мин "Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексында эзләп таптым. Айрат Заһидуллин - Казан егете. 26 яшьтә, өйләнмәгән.

Казан егете дигәч тә, төп тамырлары безнең яклардан. Әтисе - Яңа Бәрәскә авылында туып үскән, соңрак гаиләләр белән Күлле Киме авылына күченгәннәр. Әнисе ягыннан дәүәнисе дә чыгышы белән бөдрә таллы Күлле Кимедән. Казаннан кунакка кайтып йөргән әнисе белән дә әтисе шунда таныша. Кан тартмаса да җан тарта дигәндәй, бию белән кечкенәдән җенләнгән егетнең Әтнә сәнгать мәктәбен үзенә эш урыны итеп сайлавында әнә шул да үз ролен уйнамады микән?!

Айрат - гаиләдә бердәнбер бала. Мәктәпнең беренче сыйныфына укырга керүгә, бию түгәрәгенә йөртә башлыйлар аны. Бергә укыган дус малаеның әнисе икесен берьюлы шул түгәрәккә яздыра. Әти - әниләре дә каршы килми, "Урамда теләсә нишләп йөргәнче, бер шөгыле булыр", - дип уйлашалар. Әнә шулай уйнап кына дигәндәй ясалган бу адымның киләчәктә егет өчен төп һөнәр булып әйләчәге ул чакта берәүнең дә башына килми.

Ә малай бию белән чын- чынлап шөгыльләнә. Дусты да, аның сеңлесе дә берничә елдан бу түгәрәктән китәләр. Айрат исә башта өлкәннәр ярдәме белән, ә инде соңрак, 9 сыйныфтан соң үз теләге белән анда йөрүен дәвам итә. Шул ук вакытта театр түгәрәгенә йөрергә дә вакыт таба. Мәктәне тәмамлагач та, беренче уе - театр бүлегенә укырга керү була. Хыялын тормышка ашыру өчен хәтта өч ай буе махсус курсларда да белем ала. Шулай да әти - әнисе белән киңәшкәннән соң, хореография бүлегенә керергә карар кыла. Сәнгать институтының хореография бүлегендә уку белән беррәттән үзе укыган Икенче гимназиядә дә бию түгәрәген җитәкли. "Бөрмәнчек", "Казан кичләре" төркемнәре составында бик күп илләрне айкый, дөньякүләм танылган сәхнәләрдә чыгыш ясый Айрат. Соңрак 5 ел буе Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи группасы белән гастрольләрдә йөри. "Хәния апада биюче дә, машина йөртүче дә, хәтта аның шәхси чәч ясаучысы да булырга туры килде", - дип елмая ул. Берара бу өлкәдә эшләре туктап тора. Аптырап тормый тик торуны белмәгән егет. Машина йөртүче - экспедитор булып урнаша. Әмма сәхнә үзенекен итә - кабат балалар клубларының берсендә бию түгәрәген җитәкли башлый. Шунда ук балалар бакчасында, паралель рәвештә төрле банкетларда чыгыш ясый башлый. Моннан бер еллап элек Әтнә сәнгать мәктәбендә хореография бүлеген җитәкләгән Миләүшә Фазлыева Айратны шушы мәктәпкә укытырга чакыра. Миләүшәне ул күптән белә, бергә укыйлар, "Казан кичләре" группасында бер пар булып чыгыш ясыйлар. Егет тәвәккәлли. Һәм бер дә үкенми.

  • Сәләтле балалар күп биредә. Шунысы да бар, авыл балалары шәһәрнекеләрдән бик нык аерыла. Тынычрак, тәрбиялерәк. Эшләве дә күпкә рәхәт, - ди ул үзе.

Беренчедән алып бишенчегә кадәр сыйныфларда классик бию буекнча дәресләр алып бара Айрат. Шулай ук Алсу Хәкимова белән бергәләп быелдан балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән дә шөгыльләнә башлаганнар. Өлкәнрәк ханымнар белән фитнес түгәрәге дә оештырып җибәргән. Моның белән беррәттән танылган җырчыларның клипларында төшәргә дә, Казанның Химиклар сараенда укучылар белән шөгыльләнергә дә, балалар бакчаларында түгәрәк алып барырга да өлгерә ул.

  • Балаларның уңышлы чыгыш ясауларын күргәч, аларга булган алкышларны ишеткәч - үзеннән үзе күңелне бер җылы хис били. Әнә шул хис тагы да зуррак үрләр яуларга этәрә дә инде, - ди Айрат.

...Укытучы абыйларының ишектән күренүе булды, түгәрәккә йөрүче кечкенә кызлар уратып та алдылар. Матурлар, сөйкемлеләр. Ә иң мөһиме - бирегә зур теләк белән, ашкынып килүләре йөзләренә чыккан. Шулай булмыйни - мондый укытучы булганда ничек тырышмыйсың ди инде. Нәтиҗәсен дә күрергә язсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев