Әтнә балалары урманда ял иттеләр
Бәйрәм дә түгел, ә Ары мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән сәнгатьтә актив булган егет-кызларны җыеп, табигать белән хозурланырга, ял итәргә алып чыктылар. "Көзге урман, үзенә генә хас исе, төсе белән күңелләрне якты итә. Ул төсләрнең төрлелеге, матурлыгы, серлелеге көзләрдә генә кабатлана. Менә шул матурлыкны балалар да күрсеннәр, соклансыннар дип уйладык. Ел...
Бәйрәм дә түгел, ә Ары мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән сәнгатьтә актив булган егет-кызларны җыеп, табигать белән хозурланырга, ял итәргә алып чыктылар.
"Көзге урман, үзенә генә хас исе, төсе белән күңелләрне якты итә. Ул төсләрнең төрлелеге, матурлыгы, серлелеге көзләрдә генә кабатлана. Менә шул матурлыкны балалар да күрсеннәр, соклансыннар дип уйладык. Ел дәвамында бергә эшлибез, ялы да булырга тиеш. Бергәләп табигатьтә кунакта булып, рәхәтләнеп ял иттек, барыбыз да канәгать ", - ди әлеге ялны оештыручы Райлә Кадимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев