Әтнә таңы

Әтнә балалары уйланырга мәҗбүр итәләр

ЮХИДИ инспекторы туктатуга, җиңел машина янына "ЮИД" язулы махсус форма кигән яшь балалар йөгерде... Олы Әтнә мәктәбенең 5 сыйныф укучылары - юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары алар. Машина йөртүчеләрне үзләре белән таныштыралар, аралашалар һәм юл иминлеген чагылдырган "памятка" бирәләр. - Укучы балалар кечкенәдән үк юл хәрәкәте кагыйдәләрен белеп үсәргә тиеш. Ә...

ЮХИДИ инспекторы туктатуга, җиңел машина янына "ЮИД" язулы махсус форма кигән яшь балалар йөгерде...

Олы Әтнә мәктәбенең 5 сыйныф укучылары - юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары алар. Машина йөртүчеләрне үзләре белән таныштыралар, аралашалар һәм юл иминлеген чагылдырган "памятка" бирәләр.

- Укучы балалар кечкенәдән үк юл хәрәкәте кагыйдәләрен белеп үсәргә тиеш. Ә монда, күргәнегезчә, өлкән абый-апалардан да шуны ук таләп итәләр, - ди җитәкчеләре, мәктәп укытучысы Нәкыйп Мәгъсүмов.

Балалар белән дә аралаштым. "Йөртүчеләр безне күргәч үк, машинаның тизлеген киметәләр", - дип көлешәләр.

- Мәсьәләнең нәкъ менә шушы ягы мөһим. Беренчедән, махсус формалы баланы бер күргәч, озак вакыт күз алдында тоталар. Бу исә, тизлекне арттыру һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозудан саклый. Икенчедән, кагыйдә бозуның бер дә кирәкмәгән гамәл булуы хакында уйланырга мәҗбүр итә, - ди ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев. 24 апрель көнне бу балаларны тагын күрербез әле, юл хәрәкәте өлкәсендәге белемнәрен "Куркынычсызлык тәгәрмәче"ндә дә сынап карыйлар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: