Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә балалары яңа технологияләр өйрәнә (фотолар)

Яңалык Mimio - сабыйлар өчен Бәрәзә балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен район семинары булып узды. Семинар " Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүдә Mimio интерактив технологияләрен куллану" темасын үз эченә алды. Ул " Хуш киләсез, кунаклар! " исеме астында сәләмләү белән башланып китте. Милли киемнәр кигән балалар татар халкының гореф...

Яңалык

Mimio - сабыйлар өчен

Бәрәзә балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен район семинары булып узды.

Семинар " Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүдә Mimio интерактив технологияләрен куллану" темасын үз эченә алды. Ул " Хуш киләсез, кунаклар! " исеме астында сәләмләү белән башланып китте. Милли киемнәр кигән балалар татар халкының гореф - гадәтләрен барлап, такмаклар, тизәйткечләр әйтеп, җырлап - биеп күрсәттеләр. Нәни генә димәссең, шулкадәрле тырышлар, булам дип торалар. Гомумән, Бәрәзә балалар бакчасында йөрүче сабыйларны күптәннән күзәтәм, биредә тәрбияләнүчеләрнең телләре йөгерек, сөйләмнәре сәнгатьле. Район балалар бакчаларыннан килгән тәрбияче апалар каршында да каушап калмадылар. Һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә яраталар биредә. 2006 елда социаль үзәк буларак ачылган балалар бакчасына бүгенге көндә 19 сабый йөри. Группа катнаш, ике яшьлекләр дә, алты яшьлекләр дә бергә. Бакча мөдире Рәмилә Сәхибуллина җитәкчелегендә башланып киткән уңай якка үзгәрешләр бүгенге көндә аны алыштырган Энҗе Бәйрәмова тарафыннан да дәвам ителә. Тәрбияче Эльмира Гыйләҗеваның тырыш хезмәте дә күз алдында. Бүлмәләрнең бизәлеше, кул эшләнмәләре биредә аерым урын алып тора.

Инде семинарның темасына килсәк, Mimio технологияләрен куллану буенча да башкалардан бер адым алга бара бәрәзәлеләр. Сабыйлар шушы технология буенча махсус планшетта тәрбияче биргән биремнәрне бик оста һәм тәртибен аңлап башкаралар.

Соңыннан тәрбиячеләр бергәләп семинар буенча фикерләре белән уртаклаштылар. Мәгариф бүлеге методисты Гөлназ Гиндуллина да чарага карата үз фикерен белдерде. Белгеч чараны тиешле югарылыкта үткәргәннәре өчен хуҗаларга рәхмәт әйтте, килеп бетмәгән урыннарын күрсәтеп үтте. Фикерләшүгә йомгак ясап, Олы Әтнә балалар бакчасы методисты Лилия Гарипова семинарны оештыручылар үзләренең максатларына ирешүенә басым ясап узды. " Безнең төп максатыбыз - сыйфатлы тәрбия, сыйфатлы белем бирү, - диде ул. Без заман белән бер адымда барырга тиеш. Биредә яңалыкларны белеп, аңлап, хәзерге технологияләргә нигезләнеп белем һәм тәрбия бирүнең ачык мисалын карап үттек. Һәм бу җитәкченең дә, тәрбияченең дә зур уңышы", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев