Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә балаларына прививка ясатмыйлар

Сәламәтлек "Прививка ясатырга теләмиләр..." Бернәрсә белән дә килешәсебез килми. Элек тиеш булганны бүген кабул итә алмыйбыз. Остардык. Социаль челтәргә кереп китәбез дә, "галим" булып чыгабыз. Ә урталык онытыла. Шул исәптән алдагы көн дә. Гомер булмаган хәл, әниләр сабыйларына прививка ясатырга теләмиләр, бала туган көннән прививкага каршы көрәш башлана. Мең төрле...

Сәламәтлек

"Прививка ясатырга теләмиләр..."

Бернәрсә белән дә килешәсебез килми. Элек тиеш булганны бүген кабул итә алмыйбыз. Остардык. Социаль челтәргә кереп китәбез дә, "галим" булып чыгабыз. Ә урталык онытыла. Шул исәптән алдагы көн дә.

  • Гомер булмаган хәл, әниләр сабыйларына прививка ясатырга теләмиләр, бала туган көннән прививкага каршы көрәш башлана. Мең төрле сәбәпләр эзләп табыла, төрлечә аңлатып карыйбыз, безнең табибларны ишетмиләр...- дип борчыла район үзәк больницасының баш табибы Азат Гарипов.

Бүгенге кызу заманда, кризис чорында баш табибның башка мәшәкатьләре дә җитәрлек. Прививка ясату мондый югарылыкта зур борчылу тудырырга тиеш тә түгел кебек, һәрхәлдә безнең буын шулай уйлый, безнең өчен ул гадәти, без аңа күнеккән, бала тудымы тудыру йортында ук сабыйга прививкалар ясала. Сабыйга ясалган БЦЖ нәтиҗәсе яхшы дип саналса, кендеге төшсә, өйгә кайтаралар. Кайткач әниләрне, сабыйларны патронаж шәфкать туташлары, фельдшерлар килеп үз күзәтүенә ала, киңәшләрен бирә. Белмәсәк сорыйбыз, ә табиблар ышанычлы. Билгеле бер вакыт аралыгында, даими рәвештә балалар табибына күренергә барасың, сабыйга бер яшь тулганчы, һәм аннан соң чираттагы прививкалар ясала. АКДС, АДС-М, ОПВ... һәм бу прививкаларның ясалганлыгы сәламәтлекне билгеләү карточкасына язылып барыла. Әле аны кая барсаң да сорыйлар, булмау сәбәпле, Казаннан борылып кайткан чаклар да аз булмады. Хәзер дә шулай дип беләм, безнең чордан аермалы буларак, хәзер бала тууның беренче көнендә үк сабыйга В гепатитына каршы прививка ясала башлады. Хәтерләсәгез, аналар: "Балалар саргая ул прививкадан соң", - дип чаң суктылар. Табиблар аңлатмасын да газетабызда бирдек, бу прививка да мәҗбүри ясалмый, ә менә гепатит белән авыручылар саны арткан бер чорда вакцинаның кирәклеге бәхәссез.

Россия законнары буенча прививкалар ясату мәҗбүри итеп куелмый. Аның баласына кирәкме, юкмы икәнен ата-аналар үзләре хәл итәләр. Тик кем файдасына?

  • Күпчелек, 98 процент ата-аналар балаларга прививканы вакытында ясатып баралар, тик Олы Әтнәдә ике-өч гаилә бар, гаилә саен ике бала, прививкаларның берсен дә ясатмыйлар. Моны дини караштан чыгып анлатырга тырышалар, янәсе дин кушмый. Дөрес һәркемгә сайлау очрагы бар анысы, битараф калып та булыр иде, тик бу балалар башка сәламәтләренә куркыныч тудыралар, - дип борчыла балалар табибы Гөлнара Фәрит кызы Гиндуллина.

Балага бер яшь тулганчы ясала торган вакциналарның уңай ягы - алар сабыйны йогышлы авырулардан саклыйлар. Бала зәгыйфь иммунитет белән дөньяга килә. Мондый хәлдә ул мөстәкыйль рәвештә вирусларга каршы тора алмый. Дөрес күкрәк сөтен ашату аның иммунитетын арттыра, тик вакыты белән бу да коткарып кала алмаска мөмкин. Туберкулез авыруына иммунитет нәселдәнлек буенча анадан балага күчми. Ә эпидемиологик хәл бик җитди, шуңа күрә БЦЖ прививкасы бала туып, 3-7 көн үтүгә, бала тудыру йортында ук ясала. Ә ясатмаучы сабыйлар балалар бакчаларына йөриләр, авырып киткән очракта күпме балага куркыныч тудырасыларын күзаллау кыен түгел. Ә прививка ясалган очракта, балада вакцина кертелеп билгеле бер вакыттан соң, антитәнчекләр барлыкка килә, алар авырту белән бәйләнешкә кергән очракта бу тәнчекләр активлашып, баланы чирдән саклыйлар. Йоккан очракта да, прививка ясалган бала җиңелчә авырый, ул өзлекми.

Ә ни өчен әти-әниләр прививка ясатмау ягында?

Иң элек вакцинаның чынлыгына ышанмыйлар алар, вакцина ясаганнан соң балаларның кәефсезләнүен, температурасы күтәрелүен әйтәләр. Кубрэк АКДС вакцинасыннан соң (дифтерия, тартышу, коклюш авыруларына каршы ясала) күзәтелә икән. "Аллергия биргән очраклар да бар,"- диләр. Бер яшькә кадәрге балага прививкаларның күпләп ясалуы да куркыта. "Кирәкме икән шулкадәр прививка?"- дип тә сорыйлар, чөнки бер яшькә кадәр туберкулездан башлап, кызамык, кызылча, паротит һәм өч тапкыр АКДС кына ясала. Олылардан да сораштым, "Табибларның ялгышлыгы турында телевизор гел күрсәтеп, сөйләп тора, уку йортына акчасы булганнар керә торган заман, яшь табибларның тәҗрибәсе дә җитмәскә мөмкин, дип тә куркалардыр",- дип әйтүчеләр дә булды. Әмма күпчелеге прививка ясау кирәклегенә басым ясый. "Бүгенге заманда ничек инде ул прививкасыз бала үстерәсең. Карагыз әнә, чит илгә ял итәргә кечкенә балаларын алып китәләр дә, шул илдәге чир балага ияреп кайта, безнең табиблар ничек дәваларга да белми интегәләр, ә бала организмында иммунитет булмагач, көрәшә алмый. Үлем очракларын сөйләп торалар",- дип үзләренчә нәтиҗә ясыйлар. Сугыштан соңгы чорда бала үстерүчеләрдән дә сораштым, вакцина ясалдымы икән ул чакта?. "Кем хәтерли инде, элек ул сабыйларны караучы булганмыни, үзебез дә карый алмадык, тумас борын эшкә чыктык. Нык булганнары яшәгән инде, калганнары үлгән. Уникешәр бала тудырганнар, шуларның 4-5 се ускән. Булмагандыр ул, ясалган булса, барысы да исән булырлар иде, хәзергеләр яши бит",- фикерләр әнә шундый.

Ә диннең ни катнашы бар? Казан шәһәренең баш казые, дин буенча күп китаплар авторы Мәхмүт Шәрәфетдингә дә әнә шул хакта аңлатуын сорап мөрәҗәгать иттем. "Бөтен нәрсәне дин белән бәйләү дин юлында булган надан кешеләрнең чиренә әйләнде, бу очракта да шулай",- дип җавап бирде ул. Алла сакланганны саклар, дигәнне онытмыйк!

- Вакцинаны безгә махсус тикшерү үткән фирмалардан алып кайталар. Аның Россиядә эшләнгәне дә, чит илдән кертелгәне дә бар. Бездә эшләнгәннәре дә начар түгел, бала организмы, вакцина кертелгәч, һәр икесенә дә берүк төрле реакция бирә. Сабый җиңелчә авырып ала икән, куркырга кирәкми, ул шулай тиеш, авырганнан соң иммунитет кала. Барлык прививканы да ясатырга кирәк, мәсәлән кызамык, полиомиелит кебек авырулар ун еллап күзәтелмәде, соңгы 5 елда бу авыртулар барлыкка килде һәм аларны дәвалау авыр. Башка авыртулар да килеп чыкмас дип әйтеп булмый. Иң җайлы ысул - булдырмау, моның өчен сакланырга кирәк. Прививкалар ясаганнан соң бала өзлекмәсен өчен, вакцина тән авырлыгы 2 килодан арткан, сәламәт балага ясалырга тиеш. Без менә шулай эшлибез, бар яклап тикшергәннән соң гына балага больницада прививка ясала, ул бала табиб күзәтүе астына алына,- дип аңлата балалар табибы Гөлнара Фәрит кызы.

Әгәр инде балалар табибына ышанмыйсыз икән, иммунолог белән киңәшләшә аласыз, ул дөрес карарга килергә булышыр, вакцинаны кайчанрак эшләргә кирәклеген әйтер.

Таләпләр катыланачак

- Телевизор сөйләп тора, анысы хак. Аллага шөкер, болар безгә кагылмый, чөнки безгә кайткан белгечләр - аларның үзләренең теләкләрен истә тотып, без үзебез сайлап алып укырга җибәргән егет-кызлар. Бездән тыш алар укырга кергәндә тагын 2-3 тапкыр сайланалар, имтиханнарда югары балл җыючылар гына кабул ителгәнен дә истән чыгармагыз. Ә уку дәверендәге таләпләрнең катылыгы, практика, интернатура, кыскача әйтсәк, белеме, эшләү практикасы булмаганнар табиб була алмый. Тәҗрибәгә килсәк, яшьләр янәшәсендә озак еллар эшләгән тәҗрибәле табибыбыз Нәкыя Нургали кызы Бариева эшли. Аллага шөкер, бездә прививкалардан соңгы өзлегүләр дә юк, була да күрмәсен.

Ә ата-ана прививканы ясату-ясатмау турында үзе карар кабул итә алса да, дәүләтебез балаларның сәламәтлеге өчен борчыла. Менә шуны күздә тотып, агымдагы елдан башлап манту реакциясеннән башка фтизиатр балалар бакчаларына, мәктәпләргә йөртер өчен баланың сәламәт булуы хакында белешмә бирми, ә ансыз бер генә җирдә дә баланы кабул итмиләр. Шулай ук бакчага йөргән прививка ясалмаган балаларны да сәламәт балалардан аерырга мәҗбүрбез. Әгәр вакытында прививка ясалмаган бала шул чир белән авырып китә калса, баланы караган өчен дәвалау вакытында анага "больничный" да бирелмәячәк. Һәрвакыттагыча, балагызны кая гына алып барсагыз да, прививкалар ясалган исемлек-белешмәне сораячаклар. Моны куркыту дип аңларга кирәкми, өегездә балагызны сәламәт итеп үстерә алуыгызга ышансагыз - бу да рөхсәт ителә, тик бүгенге тизләнеш заманы саклануны таләп итә. Ә саклану өчен бердәнбер юл - әнә шул прививкалар",- дип аңлата баш табиб Азат Харис улы Гарипов та.

Нәтиҗә ясау үзебездән торса да, кимчелекле, уңай якларны үлчәүгә салып, табиблар сүзен тыңлау кирәк. Авырый калсак, алар каршына барасы. Балалар авырса да..!

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев