Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә балыкчысы, ә син беләсеңме?

Сер түгел, балык тоту иң мавыктыргыч шөгыльләрнең берсе. Әтнәдә дә балык тотарга яратучылар күп. Дөресрәге, авыл саен 2-3 кенә булса да балыкчы яши, зуррак авылларда күбрәк тә әле. Бу уңайдан балык тоту белән бәйле кызык мизгелләр белән таныштырмакчы булабыз, ишеткәнегез дә юктыр әле. Елга һәм күлләрдә яшәгән һәм тотылган иң...

Сер түгел, балык тоту иң мавыктыргыч шөгыльләрнең берсе. Әтнәдә дә балык тотарга яратучылар күп. Дөресрәге, авыл саен 2-3 кенә булса да балыкчы яши, зуррак авылларда күбрәк тә әле.

Бу уңайдан балык тоту белән бәйле кызык мизгелләр белән таныштырмакчы булабыз, ишеткәнегез дә юктыр әле.

Елга һәм күлләрдә яшәгән һәм тотылган иң авыр балыкның авырлыгы 212 килограмм тәшкил итә. Бу - осетра балыгы. Аны америкалы тоткан.

Яңа Зеландия ярларында бик кызык очрак теркәлә. Бер балык 12 тонналы катерны 80 километр чамасы өстерәп бара, аннан соң леска өзелә. Әлеге балык алты метр озынлыктагы, 600 килограмм авырлыклы марлин дигән фикер бар.

Билгеле вакыт аралыгында балык тоту рекордына бельгияле ия: ул 652 балык тоткан. Балыкны чебенгә тотуда англияле өстен чыккан.

Австралияле 5 метр озынлыктагы, 1208 килограммлы ак акула тоткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев