Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә басу-кырларына күптән көткән кар ява башлады

Гыйнварь аенда, ниһаять, авыл хезмәтчәннәре өзелеп көткән кар күренде.

Декабрьнең яңгырлы һәм җылы һавасы, чын мәгънәсендә, куркуга салды. Уҗым культуралары "җылы тун", ягъни, кар катламы белән капландылар да, кыш уртасында, тиздән суыклар башлана дигәч кенә, кар күзгә күренеп кими башлады. Шуны гына көткәндәй, метеорологлар алдагы көннәрдә салкыннар вәгъдә итә башладылар. Бу исә уҗымнарның өшүенә китерергә мөмкин иде. Шөкер, һава торышы фаразлаучылар чираттагы тапкыр ялгыштылар бугай. Артык салкыннар күренми, Америкага киткәннәр ахыры, соңгы көннәрне кар да ява башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев