Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә батырлары мәңге онытылмас

"Хушыгыз, бәлкем гомергә хушыгыз" "Ркиям, һич сез истән чыкмыйча минем гомерләрем үтә. Бер күреп, тагын бергә яшәп булырмы икән" (4 сентябрь, 1944 ел). Күлле-Киме авылындагы Сибгат Хәким музеенда яңа куелган күргәзмә. Аны музей җитәкчесе Луиза апа Шәмсиева оештырган. Өстәлдә 15 хат: битләре таушалган, саргайган, караламасының да төсе уңа башлаган... Ләкин...

"Хушыгыз, бәлкем гомергә хушыгыз"

"Ркиям, һич сез истән чыкмыйча минем гомерләрем үтә. Бер күреп, тагын бергә яшәп булырмы икән" (4 сентябрь, 1944 ел).

Күлле-Киме авылындагы Сибгат Хәким музеенда яңа куелган күргәзмә. Аны музей җитәкчесе Луиза апа Шәмсиева оештырган. Өстәлдә 15 хат: битләре таушалган, саргайган, караламасының да төсе уңа башлаган... Ләкин алар Хәмитовлар гаиләсе өчен чиксез кадерле истәлек, ә башкалар өчен чын тарихи экспонат. Бу хатлар мәңге онытылмаслык 1941-1945 нче еллардан килгән. Алар Бөек Ватан сугышында командир булып хезмәт иткән Һади Хәлиулла улы Хадиев кулы белән гаиләсенә һәм туганнарына олы сагыну хисләре белән язылганнар.

Хәмитов Һади Хәлиулла улы 1908 елда Әтнә районы Күлле-Киме авылында туган. Бар эшкә дә уңган ир-ат гаилә корып, өч бала әтисе булган. Әмма тормыш иптәше Оркыя белән алар бергә 14-15 ел гына яшәп калалар. Олы уллары Марсель беренче класска укырга кергәндә әле әтисе сугышка китмәгән була: "Матур башланган балачакны немец кабәхәтләре бозды, җимерде. Безне әтисез, әнине тол хатын итте. Томышның бөтен авырлыгы әни өстенә төште. Без өч бала, кечкенә Лидиягә 3 кенә яшь, бабай берүзе, әби төрмәдә (кесәсенә бер уч ашлык салып кайткан өчен аны төрмәгә җибәрәләр, ул шунда үлә)". Һади Хәмитов сугышка киткәч, гаилә фронттан зарыгып хат көтә башлый...

"Сөекле семьям", "Бик сагынулы сәлам", "Гомерлек иптәшем Ркия" - 15 хатның һәрберсе әлеге җылы сүзләр белән, сәламнәр белән башлана. Көннәр-айлар үткән саен, Һади абый үтә дә сагышлы юллар яза, аерылышу мизгелләрен исенә ала: "Улым Марсель, Ленар, кызым Лидия. Сезләрне үтә сагынганлыктан түзә алмый хат артыннан хат язам. Сезләрне бик күрәсем килә, нихәлләр итеп гомерләр кичерим" (4 сентябрь, 1944 ел); "Әбием, бик авыр, семьны бик сагынам... карточканы часто карап, сезләрнең, балаларның туры миңа карап торулары күңелемне бик бозалар. Яшь балалар кебек күземнән яшь тамчылары мөлдерәп тәгәриләр" (6 гыйнвар, 1945 ел).

Тылда хатын-кызлар, балалар җилкәсенә бөтен эш өелгәнен белеп һәм тоеп, Һади абый үз гаиләсенең түзем булуын сорый. 1944 елның 21 февралендә язган хатында ул тормыш иптәше Оркыяга үз җае белән йөрергә, башкаларның сүзләренә күп колак салмаска, җавап итеп дәшмәскә, ә улы Марсельгә тырышып укырга киңәш итә. Үзе булмагач, таянычсыз яшәүләре өчен, берни белән дә булыша алмавы өчен борчыла. "Моңарчы сез үзегезне саф тоттыгыз. Моннан соң да шулай саф тотып, мине көтүегезне телим", - дип зур ышаныч белән яза ул.

Һади Хәлиулла улы сугышта өлкән сержант, 76 мм-лы (танкка каршы) орудиянең командиры була. Аларның ротасы 69 нчы армия составында булып, I Белоруссия фронтына караган. Алар белән маршал Жуков командалык иткән. Каты сугышта булса да, Һади абый матур киләчәк буласына ышанып яшәгән. Һәр хатында ул тиздән гаиләсен күрәчәген, җиңү яулап кайтачагын язган: "Сугышларны бетереп, өйгә әйләнсәм, электәгеннән дә матур тормыш төзәрбез, авырлыкларны калдырырбыз" (21 февраль, 1944 ел); "Последний удар җиңү удары булыр. Берлинга кызыл флаг элеп, җиңү ясап, өйгә борылырбыз... Ярый, Ркия, хуш җаным. Ышан, Һади үлмәс. Ул яшәр һәм сезгә тагын яхшы-якты тормыш корыр өчен сезнең янга кайтыр. Көт мине, сөекле Ркия!" (24 декабрь, 1944 ел). Бер хатында дошман контратакасын кире кагып, үзлектән өч немец танкын яндырагач язган шигырен дә җибәргән.

Тормышта төрле хәлләр була, дип юктан гына әйтмиләр. 1944 елның 5 декаберендә язган хатында Һади абый тормыш иптәше язганнардан нык көлгәнен хәбәр итә. Тылда таралган ялган сүзләргә каршы чыгып, ул ныклы җавап кайтара: "Ркия, нәрсәләр уйлыйсың. Мин монда сәгать саен үлем көтеп, ут эчендә сугыш алып барам. Миңа вакыт юк, өйләнеп, икенчеләр белән шаяртып йөрергә... Уйлама юкны, мин түлке сугышчы иптәшләрем белән генә".

Хатлар арасында Һади Хәлиулла улының тыныч тормышта иҗат иткән язмалары да бар. Актив хәбәрче буларак, ул һәрвакыт яңалыкларны газета битләрендә бастырган. Ә сугыш вакытында җибәргән хатларында ул фронт газеталарында үзе турында басылган мәкаләләрне сала торган булган. Аларда сугышта күрсәткән батырлыклары, иптәшләре белән ничә немец танкларын яндырулары (берьюлы 5 танк!), ничә немец орудиеларын юкка чыгарулары турында язылган. Сугышчан батырлыклары өчен Һади абый Кызыл Йолдыз ордены һәм "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән.

Күпме сагыну, ярату, сагыш һәм якты өмет. Һади абый язган хатларны укыганда күңел әрни, йөрәк еш тибә башлый. Бу бит чын тормыш, сугыш тарафыннан урланган һәм бозылган тормыш. 1945 елның 14 гыйнварында Һади абыйдан чираттагы хат килә. Кызганыч, ул соңгысы була. Гадәттәге эчтәлектә булган хатның ахыры, мөгаен, Оркыя апаның күңелендә мәңгегә уелып калгандыр: "Хушыгыз, бәлкем гомергә хушыгыз, хушыгыз. Күз яшем акты хат язганда". Озак үтми (15 көн), Һади абый 1945 елның 29 гыйнварында каты сугышта Польшада һәлак була. Аны Познань-Милостово шәһәрендәге совет хәрби зиратында күмәләр.

"Ркия! Монда җәй агачлары чәчкләрен коеп, җимеш хәзерли башладылар. Иртәләрен тар-тарлар, тургайлар сайравы күңелемне бик бозып сезләрне уйлата. Бигерәк тә төшләремдә сезләр белән бергә булып, иртән сез булмау бик күңелне боза. Нишлисең, сугыш!" (2 июнь, 1944 ел).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев