Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә әбекәйләре: Картлык юньле әйберме

Картлык җүнле әйберме?" "Аллага шөкер, әлегә. Балалар кайтышка аш-суны пешереп куям. Каз, үрдәк тәрбияләү дә минем өстә", - ди Ташчишмәдә яшәүче Рауза Биктимер кызы Ганиева. Хәмит БАДИКОВ Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Сибагатов аңа карап соклануын белдергәч, "Яшь чакта бик күп эшләргә туры килде. Ә хәрәкәттә - бәрәкәт", -...

Картлык җүнле әйберме?" "Аллага шөкер, әлегә. Балалар кайтышка аш-суны пешереп куям. Каз, үрдәк тәрбияләү дә минем өстә", - ди Ташчишмәдә яшәүче Рауза Биктимер кызы Ганиева. Хәмит БАДИКОВ Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Сибагатов аңа карап соклануын белдергәч, "Яшь чакта бик күп эшләргә туры килде. Ә хәрәкәттә - бәрәкәт", - дип кырт кисте яңа гына 90 яшен тутырган әбиебез. Теманы Иске Өҗем авыл җирлеге җитәкчесе Азат Вәлиев дәвам итте. - Рауза апа, әйт әле, картлык җүнле әйберме ул үзе? - дип куйды. Барыбыз да көлешеп алгач, әбиебез: - Картлык шатлык түгел дисәләр дә, сау-сәламәт булып яшәсәң, бик күңелле, - дип елмайды. - Сездәге кебек янәшәдә якыннарың да булса... - дип өсти районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева. Тормыш юлын Бөек Ватан сугышына кадәрге һәм аннан соңгы чорларга бүлеп искә ала. Сугыш башланганда аңа 17 яшь булган. "Мәрҗән авылында 5 кыз, 1 малай үстек. Иң кечебезгә 1 яшь иде", - дип искә ала. Әтисе сугышка 1942нче елны китә. Китә һәм шул китүдән хәбәрсез югала. Аның каравы әнисе озын гомерле була, 97 яшендә вафат була. Тулырак язманы "Әтнә таңы" битләреннән укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев