Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Әтнә беренчелекне бирми

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 18 ноябрьгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, Әтнә районы бу көнне тулай алганда 126,5 тонна сөт савып алды. Узган елга карата +21 тонна, ә ай башына карата +6,5 тонна бу. Алдагы көннән дә 0,5 тоннага артык. Бер баш сыердан савып алган уртача сөт күләме 18,8 килограмм тәшкил...

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 18 ноябрьгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, Әтнә районы бу көнне тулай алганда 126,5 тонна сөт савып алды. Узган елга карата +21 тонна, ә ай башына карата +6,5 тонна бу. Алдагы көннән дә 0,5 тоннага артык.

Бер баш сыердан савып алган уртача сөт күләме 18,8 килограмм тәшкил итә. Ә авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына исәпләсәк - 2,36 килограмм. Болар республикада иң зур күрсәткечләр. Ә рейтинг нәкъ шуларны кеүз алдында тотып исәпләнә.

Татарстан буенча бер баш сыердан уртача 12,3 килограмм сөт савылган. Авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына 0,72 килограмм булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев