Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә безгә хәзер иң якыны

Мөнәсәбәт Әтнәдән түгел алар. Хәтта Татарстаннан да түгел. Бары язмыш зил-зиләләре безнең туган як белән бәйле. Галина Михайловна Лозовская ерак Украинадан. Милләте буенча рус. Гаиләсе белән Донбассның җитештерү үзәге - Донецк өлкәсенең Енакиево шәһәрендә яшәгән. Һөнәре буенча шәфкать туташы. Тормыш иптәше - Анатолий Григорьевич гомере буе шахтада эшләп, шунда сәламәтлеген...

Мөнәсәбәт

Әтнәдән түгел алар. Хәтта Татарстаннан да түгел. Бары язмыш зил-зиләләре безнең туган як белән бәйле.

Галина Михайловна Лозовская ерак Украинадан. Милләте буенча рус. Гаиләсе белән Донбассның җитештерү үзәге - Донецк өлкәсенең Енакиево шәһәрендә яшәгән. Һөнәре буенча шәфкать туташы. Тормыш иптәше - Анатолий Григорьевич гомере буе шахтада эшләп, шунда сәламәтлеген югалткан- аяксыз калган. Енакиево шәһәре - эшчеләр шәһәре. Украинаның элеккеге президенты Януковичның туган шәһәре.

Галина Михайловна тормыш иптәше белән бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Ул тормышка чыга, оныклары туа. 2001 елда кызы гаиләсе белән Татарстанга, Казан шәһәренә кайтып төпләнәләр. Ул вакытта Украинада чагыштырмача тыныч була әле. Ике арада хатлар йөреп тора. Читтән кайтып төшкән гаиләгә дә бер дә җиңел булмый. Әмма кыен вакытларда ярдәм итүчеләр дә табылмый калмый. Балалар бакчасына эшкә урнаша кызлары. Бакча мөдире Фәридә Фәрит кызы Шәмсиева зур терәк була. Гомумән, республикада алып барылган милләтара дуслык сәясәте, толерантлык, кешеләрнең дустанә мөнәсәбәте киләчәкләрен Татарстан белән бәйләүгә этәргеч бирә. Гаиләдә тагын бер сабый туа. Әти-әниләрен дә бирегә кайтырга кыстый башлыйлар. Ана капиталы алып ярдәм итәргә дә ышандыралар. Өлкәннәр, тәвәкәлләп, 2012 елда чит ил паспорты ала. Ул арада илдә болгавыр чорлар башлана. Һәм менә 2014 елның 12 апрелендә Галина Михайловна белән тормыш иптәше беренче тапкыр Татарстан җиренә аяк баса. Нәкъ шул вакытта туган шәһәрләре бомбага тотыла башлый...

Ерак җирләр безнең өчен хәзер иң якыны

Өлкәннәр өчен яшәргә өйне Олы Әтнәдән сайлыйлар.Интернет заманы бит. Нигә Әтнә дигәндә, иң беренче чиратта бәясе кулай була. Казаннан да ерак түгел .Бирегә кайткач авылның үзен дә бик ошаталар. Украинадан иң кирәкле әйберләре белән 7 сумка алып юлга чыга алар. Ә монда яшәргә, яңабаштан тормышны башларга кирәк. Җитмәсә, ире инвалид. Кая барса да, кем белән аралашса да - һәр җирдә ачык йөз белән каршы алалар. Иң беренче чиратта - күршеләре турында сөйләп туя алмый Галина Михайловна. "Без ике арада дуслык күпере төзедек", - ди елмаеп. Фаяз абый белән Майшәкәр апа Хәйруллиннар һәрдаим ярдәм күрсәтә, кулдан килгәнчә булышалар. "Без төрле телләрдә сөйләшәбез, әмма бер - беребезне аңлыйбыз", - ди Галина Михайловна. Кунакчыл, ачык күңелле күршеләренә мең рәхмәтле ул. Шунда ук үзе эшләгән мәктәп коллективын, директоры Гөлүсә Илдар кызын, Райлә Фоат кызын, хезмәттәшләренең ярдәмчеллеген искә алып үтә. Авыр чакларында кем ничек булдыра ала, шулай булышканнар бу коллективта аларга. Акрынлап өйләрен тернәкләндергәннәр, тәрәзәләр алыштырганнар. Хәтта җәйге ашханә дә төзеп куйганнар.

Әтнәгә карата әйтелгән һәр сүзеннән җылылык, олы хөрмәт бөркелә Галина Михайловнаның. Татарча "Исәнмесездән" артыгын белмәгән бу ханымның безнең як халкына булган рәхмәт хисләрен әйтеп, аңлатып бетерә торган түгел. Гомумән, тыңлавы рәхәт аны. Сизелеп торган украин акценты белән рус телендә шундый матур итеп, тәмләп сөйләшә ки, тыңлаганда бар дөньяңны онытасың. Сүзе саен рәхмәт, сүзе саен мактау. Район пенсия фонды бүлеген дә, соцзащита кызларын да, авыл җирлеге хезмәткәрләрен дә рәхмәт хисләре белән искә алды.

Донбасс, без һаман да синең белән

Якын булса да торган җир, сагындыра туган ил диләр бездә. Дөрестән дә, туган яклары турында аерым бер дулкынлану белән сөйли Галина Михайловна. Ул якларда туганнары, дуслары, хезмәттәшләре калган. Донбасска гуманитар ярдәм җыялар дип "Яңалыклар"да ишеткәч тә йөрәге авырткан. " Донбасс - чын эшчеләр яшәгән җир. Алар беркайчан да чит кешеләр ярдәменә мохтаж булмадылар. Маңгай тире белән эшләп ашадылар" , - ди . Янукевичның Президентлык иткән вакытында халык мәнфагатьләрен кайгыртып эшләгәненә басым ясый. " Мәйданны" халык ачмады, бу радикаллар эше. Янукович кан коюга һәрчак каршы булды. Евросоюз Украинага үти алмаслык таләпләр куйды. Ә бит ул чакта безгә азмы- күпме хезмәт хакы түләнә, пенсия бар иде. Ышанасызмы - юкмы, Украинада хәзер пенсия күләме 2 меңнән алып иң күбе - 5 мең сум.Ничек яшәргә кирәк. Телевизордан һәрчак карап торабыз андагы хәлләрне. Мина эзләгеч белән барган хәрбиләр артыннан бәрәңге утыртып барган хатынны күргәч күзләргә яшь килде. Ни хәлгә төште бит безнең Ватаныбыз!"

Донбасста бар да әйбәт булып...- дип әйтә башлаган сүзем һавада эленеп кала, - Без анда инде кире кайтмыйбыз. Шунда ук өстәп куя - Без Әтнәне яраттык. Монда безгә бар да ошый. Сезнең халыкның кунакчыллыгы, рәхим - шәфкатьлелеге. Биредәге яшәү дәрәҗәсенең югары булуы. Хөкүмәтегезнең халыкка карата мөнәсәбәте. Уйлап кына карагыз - шундый матур бәйрәм уздыралар сездә - Өлкәннәр көне. Күргән дә, ишеткән дә юк иде. Ә безгә шул көнне авыл җирлегеннән күчтәнәчкә кадәр бирделәр. Рәхмәттән башка сүз юк... Әтнә һаман үсә, зурая. Күпме яңа төзелешләр бара. Һәркайда чисталык, тәртип. Менә мәктәпне генә алыйк. Укучылар мәктәп формасыннан йөри-ничек матур. Бу бит күпләр өчен эталон булып тора. Монда безгә бик ошый.

Тере сулы чишмә

Шул ук вакытта Әтнә халкына бераз гына үпкәсе дә юк түгел. "Авыл уртасыннан чишмә ага. Суын - тере дип әйтер идем. Эчәсең, эчәсең- эчеп туеп булмый. Ә чәе ничек тәмле... Тик менә шуның кадере юк сездә. Кешеләр киләләр, суын алып китәләр. Шунда ук чүпләрен дә ташлап китәргә тайчынмыйлар. Без, үзебездә яшәгәндә суга бик тилмерә идек.. Кайнатмыйча су эчкән булмады. Чишмә суының тәмен бирегә кайткач беренче тапкыр татыдым. Гади чишмә түгел - изге чишмә бу". - ди Галина Михайловна. Дөрестән дә, булган әйбернең кадерен белмибез . Читтән килгән кеше шунда ук күреп алган менә. Күреп кенә калмаган, бу хакта үзенең кичерешләрен шигырь юлларына да салган. Гомумән, шигырьләр язарга ярата Галина Михайловна. Бәйрәм уңаеннан хезмәттәшләренә дә иң изге теләкләрен һәркайсына аерым шигырь юллары белән юллаган. Шигырьләре арасында туган ягы Донбасска багышланганнары да бар. Иң зур хыялы - шул шигырьләрен анда калган якташларына илтеп җиткерү.

Әтнә аларның икенче туган җиренә әйләнгән. Бүген Галина Михайловна бездә барган төзелешләргә куанып, торган җиренең матурлануына сокланып, шуннан тәм табып яши. Ачык күңелле, тырыш ханым хезмәттәшләре арасында да зур ихтирам казанган. Иртәгәге көнгә ышаныч белән карый ул. Дуслыкның кадерен белә. Шуның белән бәхетле дә.

Һәркемгә үз иле кадерле. Еллар имин булып, һәркайсыбызга үзебезнең туган җирләрдә яшәргә язсын. Сугышлар гына була күрмәсен.

Родник жизни

Есть в Большой Атне живой родник,

Не из ничего он не возник.

Это нам от всевышнего дар.

Взамен благодарности терпит удар.

Живая вода организм исцелит.

Голод и жажду тебе уталит.

Это святая святых благодать

Должен об этом из нас каждый знать.

В любое время года,

Днем иль это ночю

Вода из родника того течет.

Испить жзивой воды нас приглашает.

Будь это путник или тут живет.

И подойдя к этой живой святыне

Стань! И сначала низко поклонись!

Прощения попроси, что засоряем,

Скажи спасибо, что нам продлеваем жизнь!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев