Әтнә - бәхәссез лидер
8 декабрьгә Татарстанда бер баш сыердан тәүлегенә уртача 12,3 килограмм сөт савылды. Авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына 0,73 килограмм тәшкил итте.
Бу көнне Әтнә сыерларының һәрберсе тәүлегенә уртача 19,5 килограмм сөт бирде. Тулай савым узган елгыдан 21,5 т, ай башыннан 1,3 т һәм узган көннән 0,3 т артык булып, 131,5 т булды. Сөт җитештереп сату рейтингында Әтнәдән соң ук икенче булып урнашкан Саба сыерлары да арттырдылар үзе. Тик безнекеннән әлегә сизелерлек ким. Сабада 123,9 т тулай савым, бер баш сыердан тәүлегенә уртача 17,7 килограмм сөт саудылар. Өченче булып урнашкан Мамадыш сыерлары тулаем 138,7 т һәм бер баш сыердан уртача 17 килограмм сөт бирәләр.
Рейтинг нәтиҗәләре буенча "беренче өчлек"тән соң баручы Балтач, Кукмара,Актаныш районнарында бер баш сыердан тәүлегенә уртача 1 поттан кимрәк сөт савалар.
Әтнә тагын бер күрсәткеч буенча бәхәссез лидер. Бездә бу көнне авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына карата 2,45 килограмм сөт җитештерелде. Башка бер генә районда да бу күрсәткеч хәтта 2 килограммга да җитә алмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев