Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә әбиләре күргәннәр...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан сугыш ветераннары, авыр тыл хезмәтен үз җилкәләрендә татыган ветераннар белән ил күләмендә төрле чаралар уза. Без, Түбән Көек урта мәктәбенең 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары да, февраль аенда сугыш чоры балалары булган Шәйхиева Нурания һәм Бәйрәмова Гыйзелбанат апаларга бардык. Бу әбиләребез безгә...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан сугыш ветераннары, авыр тыл хезмәтен үз җилкәләрендә татыган ветераннар белән ил күләмендә төрле чаралар уза. Без, Түбән Көек урта мәктәбенең 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары да, февраль аенда сугыш чоры балалары булган Шәйхиева Нурания һәм Бәйрәмова Гыйзелбанат апаларга бардык. Бу әбиләребез безгә үзләренең сугыш елларындагы тормышларын озак сөйләделәр. Алар сугыш башланганда 11-12 яшьлек балалар булганнар. Шулай булуга да карамастан, аларга өлкәннәр белән берлектә төрле эшләрне эшләргә туры килгән. Нурания әбинең әтисе аңа 8 яшь булганда ук үлгән, ә абыйсы һәм апасы (Шакирова Наҗия -авылыбызның бердәнбер исән сугыш ветераны) сугышка киткәннәр. Ә Гыйзелбанат әбинең әтисе сугыш башланган көнне үк сугышка киткән. Әтисе киткәннән соң күп тә тормыйча әнисе дә үлгән. Аларны,4 баланы, әбиләре тәрбияләп үстергән. Ул вакытта иң кечесенә 1 яшь тә тулмаган булган. Олы бала булганлыктан, Гыйзелбанат әби 12 яшеннән фермада эшли башлаган. Әбиләр икесе дә "Рәхәт тормышлар картлыгыбызга калган икән, Аллага шөкер" дип куаналар. Шулай ук безгә дә үзләренең изге теләкләрен теләделәр: яшь буынга без күргәннәрне Ходай күрсәтмәсен, яхшы укыгыз, укытучыларыгызның сүзен тыңлагыз, илдә тынычлык булсын . Аларның, сигезенче дистәне ваклауларына карамастан, зиһенле булуларына, оста сөйләүләренә без дә сокланып утырдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев