Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә бүлеге салым инспекторы күпләрне кызыксындырган сорауга җавап бирде

Әтнә районы Олы Әтнәдән Айрат шундый сорау бирде: - 2015нче елда салым органнарына ирекле рәвештә махсус декларация тапшырып була икән дип ишеткән идем. Ул нинди декларация икән hәм кемнәргә кагыла. Шул сорауга җавап бирсәгез иде? Җавап биру өчен бу сорауны Рәсәй Федерациясе салым хезмәтенең Татарстан Җөмhүрияте буенча 5нче санлы районара...

Әтнә районы Олы Әтнәдән Айрат шундый сорау бирде:

- 2015нче елда салым органнарына ирекле рәвештә махсус декларация тапшырып була икән дип ишеткән идем. Ул нинди декларация икән hәм кемнәргә кагыла. Шул сорауга җавап бирсәгез иде?

Җавап биру өчен бу сорауны Рәсәй Федерациясе салым хезмәтенең Татарстан Җөмhүрияте буенча 5нче санлы районара салым инспекциясенең Әтнә бүлеге салым инспекторы Зөлфия Маликовага җиткердек.

- 2015 нче елның 8 нче июнендә кабул ителгән 140-ФЗ санлы Федераль Закон нигезендә граҗданнарның чит илдә булган активларын hәм банклардагы счетларын (вкладларын) ирекле рәвештә салым органнарына декларацияләү 2015 нче елның 31 нче декабренә кадәр дәвам итә. Агымдагы ел беткәнче теләгән физик затлар үзләренең милекләрен (күчемсез милек, кыйммәтле кәгазләр, контрольдә тоткан чит ил компанияләрен, банктагы счетларын) декларация тутырып салым органнарына тапшыра алалар.

Ирекле декларацияләү законының максаты - физик затларның милекләрен hәм капиталларын саклау хокукларын гарантияләү, гражданнарның милек, Россиядән читтә булганнарын да кертеп, кызыксынуын саклау, шулай ук аңлы hәм ирекле рәвештә салымнар - җыемнарны түләү буенча стимуллар булдыру.

Закон декларантларга түбәндәге гарантияләр бирә:

- Россия Федераль салым хезмәтендә декларацияләнгән хәбәрләрне (салым серен) саклау hәм аны башка дәүләт органнарына декларант рөхсәтеннән башка бирмәү;

- Декларацияләнгән хәбәрләрне 2015 нче елның 1 январенә хәтле хокук бозу очракларын исбатлау өчен кулланмау;

- 2015 нче елның 1 январенә хәтле капитал алганда Законга каршы гамәлләр кылган өчен салым, административ hәм җинаять җаваплылыгыннан азат итү;

- Салым җаваплылыгыннан башка гына милекне номиналдан чын хуҗасына бирү мөмкинлеге.

Махсус декларацияне салым органнарына физик затлар үзләре тапшырырга мөмкин яисә ышанычлы кеше аркылы да җибәрергә була. Әлеге махсус декларация кулдан тутырыла яисә принтерда бастырып чыгарылырга мөмкин. Декларацияне принтерда бастыру өчен Россия Федераль салым хезмәтенең сайтында урнаштырылган программа аша тутырырга мөмкин (4.41 версиясенең 3нче үзгәрешендә).

Физик затлар махсус декларацияне турыдан туры Россия Федераль салым хезмәтенә: Мәскәү шәhәре, Рахмановский пер., 4 нче йорт, стр. 1 адресы буенча яисә үзләре яшәгән җирдә салым органнарына тапшыра алалар. Декларация тапшырганда өстәмә уңайлыклар тудыру өчен Россия Федераль салым хезмәтенең сайтында (http://www.nalog.ru) урнашкан "Инспекциядә кабул итү өчен онлайн язылу" сервисыннан кулланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев