Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә больницасында – карантин

ТР Роспотребнадзор идарәсе Татарстанда 25-31 гыйнвар аралыгында А(Н1N1) дип аталган дуңгыз гриппының 40 кешедә теркәлүен хәбәр итә. Казанда 14 кеше дуңгыз гриппы белән авырый. 11886 кешедә - ОРВИ; - Әтнәдә әлегә дуңгыз гриппы юк, онлайн-мониторинг алып барабыз, ОРВИ белән авыручылар бар һәм аларның саны артуга бара. Шуны истә тотып, район...

ТР Роспотребнадзор идарәсе Татарстанда 25-31 гыйнвар аралыгында А(Н1N1) дип аталган дуңгыз гриппының 40 кешедә теркәлүен хәбәр итә.

Казанда 14 кеше дуңгыз гриппы белән авырый. 11886 кешедә - ОРВИ;

- Әтнәдә әлегә дуңгыз гриппы юк, онлайн-мониторинг алып барабыз, ОРВИ белән авыручылар бар һәм аларның саны артуга бара. Шуны истә тотып, район больницасында карантин игълан иттек. Бу инфекция таралмасын өчен эшләнде. Район халкы да саклык чараларын онытмасын иде, җылы һава торышы вирус үрчү өчен бер дигән мөмкинлек. Кирәкмәгәндә кеше күп булган җирләргә бармаска кирәк, барсагыз да маска кияргә онытмагыз. Кулыгызны сабынлап ешрак юыгыз...- дип кисәтә район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Дамир Равил улы Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев