Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә больницасының поликлиникасында төзекләндерү эшләре башланды

Максатчан программа Әтнә больницасының поликлиникасында төзекләндерү эшләре башланды Район үзәк больницасына соңгы көннәрдә күренергә килүчеләр өчен бу яңалык түгел. "Килгән шәпкә табибларны табу читенрәк булды, лабиринтта йөргән кебек йөрдек. Күрсәткеч язулар бар үзе, аңламаганын сорадык..."- диләр күренергә килүчеләр. Сүрия МИНГАТИНА Поликлиникага, беренче, бишенче блогларга капиталь ремонт көтелүен хәбәр иткән идек....

Максатчан программа

Әтнә больницасының поликлиникасында төзекләндерү эшләре башланды Район үзәк больницасына соңгы көннәрдә күренергә килүчеләр өчен бу яңалык түгел. "Килгән шәпкә табибларны табу читенрәк булды, лабиринтта йөргән кебек йөрдек. Күрсәткеч язулар бар үзе, аңламаганын сорадык..."- диләр күренергә килүчеләр.

Сүрия МИНГАТИНА

Поликлиникага, беренче, бишенче блогларга капиталь ремонт көтелүен хәбәр иткән идек. "Районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовның тырышлыгы, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның максатчан программалары нигезендә район үзәк больницасының поликлиникасында-беренче блогта 11 гыйнвар көнне капиталь ремонт эшләре башланып китте. Әлеге төзекләндерү эшенә Хөкүмәтебез 44,3 миллион сум акча бирде. Башкарып чыгуны "Арча МСО" оешмасы үз өстенә алды. Түбәне сүтү эшенә керештеләр, яңа түбә ябылачак. Тәрәзә-ишекләр пластикка алыштырылачак, фасад үзгәрәчәк, эчке якта да үзгәрешләр булачак, барысы да санитария, янгын күзәтчелеге оешмаларының таләпләренә туры китереп эшләнәчәк. Төзекләндерүче оешма үз эшенә бик җаваплы карый, тиз һәм җиңел эшлиләр, якынча җәй аена кадәр төгәлләрбез дип фараз итәләр.." - ди баш табиб Азат Харис улы Гарипов.

Поликлиника өлешендә төзекләндерү эшләре тәмамлангач, бишенче блогта - баш табиб урынбасары, бухгалтерия, баш табиб утыра торган өлештә дәвам итәчәк үзгәртү эшләре.

Ә хәзер иң мөһиме, кайларда утыралар безнең табиблар һәм аларны ничек табасы?

Иң элек, больницага киләсез икән, кергәнче баганага ябыштырылган язуларны җентекләп укыгыз, куелган уклар ( аларда язылган язулар) юнәлешендә хәрәкәт итегез.

Регистратура, карточкалар ала торган бүлек, санэпидемстанция бинасында урнашкан, ишегендә язу бар. Аны табар өчен капкадан кереп, алгы капканы үтеп, шлагбаумны узып, уңга борылырга кирәк. Эчкэ узасыз, гардероб шунда ук, карточкаларыгызны аласыз, шуның янәшәсендә "больничный" язулары белән эшләүче шәфкать туташы, диспансер кабинеты.

Больницага керә торган юнәлештә хәрәкәт итәсез, уң кул якта теш куючы табиб кабинеты (Фәрит Шаһиев).

Каршыгызда ширма, матурлык өчен куелмаган, анда күрсәткеч язулар, кайсы табибның кайда утырганы язылган.

Баскыч аша (баш табиб кабинеты белән санэпидемстанция арасындагы баскыч, ул көндезге стационарда дәваланучылар ята торган, актлар залы урнашкан як) өченче катка күтәреләсез.

Палаталарның ишекләрендәге язуларны укып барыгыз, анда терапевтлар, лор, офтальмолог (күз табибы), психиатр, невролог утыра. Барыбыз да белгән Әлфия апа Хәнәфиева эшләгән процедурный кабинет хәзер поликлиниканы, анда Зөһрә Хәнәфиева эшли.

Кан бирә торган лаборатория, УЗИ, физкабинет, рентген бүлмәләре әле үз урыннарында, "лечебная физкультура" залында рецептлар языла.

Хирурглар, бәйләү, гипс салу бүлмәләре "Ашыгыч ярдәм" бүлегендә, беренче катта урнашкан. Лифт эшли. Табиблар Элдар Яруллин, Рафаэль Мифтахетдиновка күренәсегез килсә, "Ашыгыч ярдәм"нең кабул итү бүлеге аша керәсез.

Калган табибларга керү өчен, больницаның элек бокс-изолятор урнашкан ягы кирәк.

Керү өчен больница ишек алдына керүгә, "Приемное отделение"гә туры бармыйча, уң якка борылып, ук юнәлешендә элекке бокс-изолятор урнашкан ишеккә барасыз. Язулары бар. Беренче катка керәсез. Уң якта "Детская консультация", прививка бүлмәсе. Сул якта - "Женская консультация", ул бала тудыру бүлегенең бер башына туры килә. Икенче катка күтәреләсез, элекке авырулар ята торган гинекология бүлегендә стоматолог-хирург, стоматолог-терапевт Тәлгать Шаһиев белән Азат Шаһиев кабул итә. Палата ишекләренә язылган.

Укыганда катлаулырак кебек тоелса да, йөри башлагач аңлашыла. Башта карточкагызны сорап, бахилла аласыз. Кайсы табиб кирәк, алда язганча хәрәкәт итәсез. - Уңайсызлык тудыруыбыз өчен алдан ук гафу үтенәбез, язуларга игътибарлы булуыгызны сорыйбыз, - ди баш табиб Азат Харис улы да.

Боларның вакытлыча икәнен истә тотсак, зыян юк, төзекләндерелүе кыйммәт аның...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев