Әтнә таңы

Әтнә бәрәңге үстерүчеләре игътибарына

Сонгы вакытларда бәрәңгедә булган авырулар бенча сораулар ешайды, бәрәңге турында куп белсәк тә , без белмәгән корткычлар бар икән әле. Шул уңайдан Россельхознадзорның Татарстан буенча фитосанитария булеге дәуләт тикшерүчесе Мөдәрис Габделхәй улы Фәттаховка мөрәҗәгать иттек: - Бәрәнгенең дошманнары елдан ел кубәя, шуларнын берсе - вак суалчан (кивсяк пятнистый). Бу корткычны...

Сонгы вакытларда бәрәңгедә булган авырулар бенча сораулар ешайды, бәрәңге турында куп белсәк тә , без белмәгән корткычлар бар икән әле. Шул уңайдан Россельхознадзорның Татарстан буенча фитосанитария булеге дәуләт тикшерүчесе Мөдәрис Габделхәй улы Фәттаховка мөрәҗәгать иттек:

- Бәрәнгенең дошманнары елдан ел кубәя, шуларнын берсе - вак суалчан (кивсяк пятнистый). Бу корткычны күпләр бәрәңге казыганда, яки бакча эшкәрткәндә очратканнары бардыр. Әлеге суалчаннар бәрәңгенең эченэ кереп оялыйлар һәм үрчиләр. Коры вакытта бу бөҗәклэр күренмиләр, дымлы вакытта алар өскә чыга. Суалчан 5-10 мм озынлыкта, нечкә ак җепне хәтерләтә.Бу суалчаннар бәрәңге уңышына зур зыян салырга мөмкин. Көрәшү чаралары булып бөҗәк күренгән урыннарга тозак куярга кирәк. Моның өчен бәрәңгедә пәке белән чокып оя ясап , бәрәңге эченә кереп тулган бөҗәкләрне җыеп алып була. Бөҗәкләр күп булган очракта актеллик, актара, фитоверм препараты белән эшкәртергә мөмкин.

Реклама


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: