Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә бәрәңгесе (юмореска)

Башкалабызда нәшер ителә торган бер гәҗит ярыш игълан итте. Нәрсә дисезме? Бәрәңге пешерү буенча конкурс. Ягъни фаразан, кем тәмлерәк итеп шушы түм-түгәрәк, йоп-йомры бәрәңгедән әбәткәме, ужингамы ризык әзерли. Әй, җаным, китте хуҗабикәләрнең бер-берсенә өйрәтүе, алай итегез, болай итегез, пешерегез, төегез, сытыгыз, болгатыгыз,саркытыгыз. Өйрәтүчеләр, ягъни акыл бирүчеләр бар да хатын-кыз җәмәгатьчелеге....

Башкалабызда нәшер ителә торган бер гәҗит ярыш игълан итте. Нәрсә дисезме? Бәрәңге пешерү буенча конкурс. Ягъни фаразан, кем тәмлерәк итеп шушы түм-түгәрәк, йоп-йомры бәрәңгедән әбәткәме, ужингамы ризык әзерли. Әй, җаным, китте хуҗабикәләрнең бер-берсенә өйрәтүе, алай итегез, болай итегез, пешерегез, төегез, сытыгыз, болгатыгыз,саркытыгыз. Өйрәтүчеләр, ягъни акыл бирүчеләр бар да хатын-кыз җәмәгатьчелеге. Ни өчен дисәң, аш-су тирәсендә алар маташа бит инде, җанашларым. Араларында бер-ике безнең өммәттән дә акыл сатып маташты. Хәләл җефетләренә үзләре пешереп ашаталардыр әле, әллә бөтенләй хатыннары юк микән? Шулайдыр, бер дә башка булмас. Әй, җәмәгать, рецептларның исемнәрен генә карагыз әле. Минем хатын бәрәңге боламыгы, бәрәңге пәрәмәче пешергәли анысы. Ә монда бәрәңге бутерброды, сызыклы бәрәңге, сорамаем, тутырылган бәрәңге, бәрәңге күмәче, бәрәңге бәлеше, сырлы бәрәңге, тагын әллә нинди исемнәр бар, бер Ходай белсен. Әмма бәрәңге үзе генә түгел, янына ит кирәк, суган, борыч, йомырка, чүпрә, май, сөт, кишер, сызык, колбаса, сыр, эремчек, сода. Гомумән, җир йөзендә без ашый торган нинди ризык бар, бәрәңге янына барысы да ярый һәм кирәк. Соң аны атланмай булгач, ипигә ягып та ашап була инде булуын, ә сырны ягып та торасы юк. әйе, шул мин сакалбай, шул гәҗит килгәнен көтеп алам бит. Юк, юк барысын да түгел, әнә шул бәрәңге пешерү рецепты чыкканнарын гына. Ә аннан минем авыздан әмер чыгаӑа: хатын, бүген мин тамга салган рецепт буенча бәрәңге пешерерсең! Нишләсен, ир - баш, хатын - муен, пешерми хәле юк. болай ярыйсы гына әйберләр чыга икән үзе, ашарга ярыйсы. Беркөнне минем теге муен, әй хатын Әтнәгә брачка күренергә китте. Мин кайтышка берәр нәрсә әмәллә, столовойга кереп тормыйм, көндезге автобус белән кайтырмын, әнә рецептлы гәҗитләр өстәлдә, ди бу. Автобусның кайчан киләсен беләм. Әле вакыт бар. Нәрсә пешерергә? Теге гәҗитләрне укып, укып карыйм, берсе дә минем кулдан килердәй эш түгел, җәмәгать. Тукта, мин әйтәм, әти-әнидән өйрәнеп калган бер рецепт бар ич минем. Ничек хәтердән ычкынган. Карт кешенең хәтере иләк белән бер дип белми әйтмиләр шул. Идән астыннан бәрәңге алып чыктым. Әйбәтләп ике-өч кат юдым. Аннан пычак алып бәрәңгене озынча көйгә нәкъ бер сантиметр калынлыгында тәгәрмәчләп турадым. Калынлыгы артык та түгел, ким дә түгел. Шуннан кәстрүлгә салып, өстенә бәрәңге күмелерлек итеп су агыздым да утка куйдым. Хатын кайтырга ярты сәгать вакыт бар. Әйе, шул. Бәрәңге пеште, суын түгеп, бераз өстен ачып тоттым кәстрүлнең. Шуннан соң нәрсә дисезме? Бер чынаяк тәлинкәсе алып аңа ярты аш кашыгы тоз салдым да өстенә җылы су агыздым. Хатын бусаганы атлаганда шул ризыкны өстәлгә куйдым. Кара-каршы утырып, бәрәңгене әрчеп, тоз суына манып рәхәтләнеп ашадык. Ит, май, сөт, йомырка кирәк түгел. Бәрәңгене кеше санына карап пешерсәң, тоз суын кабат ясап була. Исем генә табасы калды. Сез дә пешереп карагыз әле, җәмәгать ризык ярты сәгатьтә әзер була. Бәлки, конкурс бүләге миңа тиештер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев