Әтнә таңы

Әтнә бәйрәм итте

Республика көне уңаеннан мәдәният бүлеге район халкына үзенчәлекле кичә бүләк итте. Концерт-тамашаны ачып җибәреп, район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов халыкны бәйрәм белән котлады. Казан кунагы, республиканың гадәттән тыш хәлләр буенча министр урынбасары Олег Степущенко да әтнәлеләргә үзенең иң изге теләкләрен җиткерде. Рамил Шәрәфиев башкаруында тальян моңнары күңелләрне айкады. Сагынылган......

Республика көне уңаеннан мәдәният бүлеге район халкына үзенчәлекле кичә бүләк итте.

Концерт-тамашаны ачып җибәреп, район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов халыкны бәйрәм белән котлады. Казан кунагы, республиканың гадәттән тыш хәлләр буенча министр урынбасары Олег Степущенко да әтнәлеләргә үзенең иң изге теләкләрен җиткерде. Рамил Шәрәфиев башкаруында тальян моңнары күңелләрне айкады. Сагынылган... Гармун моңын бик сирәк ишетәбез шул хәзер.

Реклама

Тамаша совет чорларын искә төшерде. Барыбызга да таныш Марат Хәбибуллин белән Азат Хәйретдинов исә кичәне шул чор рухында, кызыклы итеп алып бардылар. Аларның кигән киемнәре дә, яраткан кинофильмнардан репликалар "кычкырып" утырган аклы-каралы телевизор да, алай гына түгел, чыгыш ясаучылар башкарган җырлар да ретро стилендә иде. "Сөмбелә" халык вокаль ансамбле кызларының чыгышларын халык яратып кабул итте. "Сөлге чигәм" җыры белән башланган чыгышларында татар җырлары белән беррәттән инглиз телендәге "Бойс-бойс" хитын да, русларның "Виновата ли я" халык җырын да, украиннарның "Пидманула"сын да бик җанлы итеп башкардылар. Яшь башкаручылар Алинә Касыймова, Алмаз Гыйбадуллин һәм башкалар, моңлы тавышлары халыкка яхшы таныш "мэтр"лар Дамира Галимҗанова, Зөлфия Корбанова, Рәйсә Гыйбадуллина без кечкенәдән ишетеп үскән җырлар белән күңелне юаттылар. Стадион гөрләде. Балалар "вата", попкорн кебек тәм-томнар белән сыйланса, олылар тәмле шашлыктан авыз итте. Әле алай гына да түгел, сабыйларны "Аленка" шоколады белән дә сыйладылар. Ул чордагы әйбер бәяләренә бәйле викторина сорауларына җаваплар бик үк төгәл булмаса да, күчтәнәчләр үз ияләрен тапты. Совет чорында кигән кримплен, трикотин кебек хәзер исемнәре үк ят материалдан тегелгән киемнәргә бәйге алдан ук игълан ителгән иде. Эзләгәннәр, тапканнар - сәхнәгә киеп тә чыктылар. Һәм махсус бүләкләргә лаек булдылар. Бәйрәмдә Әтнә дәүләт драма театры артистлары катнашу ямь өстенә ямь булды. Ә танылган яшь җырчы Ильгина Нигъмәтуллина белән Азат Хәйретдинов бергәләп башкарган 80нче елларда популяр булган инглиз телендәге җырны ул кичнең кульминацион мизгеле дияргә була. Бәйрәм яшьләр өчен дискотека, салют белән дәвам итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: