Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә чупакабрасы

Соңгы елларда телгә ятышсыз әнә шундый сүз барлыкка килде. Кечерәк вакытта балаларны "Әнә бүки килә" дип куркыту бар иде. Чупакабра да әнә шундый куркыту "коралы" хәзер. Ниләр генә майтармый ул, гадәттә терлекләргә, тавык-чебешкә, каз-үрдәккә зыян сала. Ничек кенә сурәтләмиләр, кемнең фантазиясе нинди, хәер ничек сөйләсәң дә була, үзен күргән кеше...

Соңгы елларда телгә ятышсыз әнә шундый сүз барлыкка килде. Кечерәк вакытта балаларны "Әнә бүки килә" дип куркыту бар иде. Чупакабра да әнә шундый куркыту "коралы" хәзер. Ниләр генә майтармый ул, гадәттә терлекләргә, тавык-чебешкә, каз-үрдәккә зыян сала. Ничек кенә сурәтләмиләр, кемнең фантазиясе нинди, хәер ничек сөйләсәң дә була, үзен күргән кеше юк бит. Узган ел редакциябезгә "Бернинди чупакабра да юк, этләр алар, икәү, берсе кечкенә, икенчесе зур, үзем күрдем", - дип шалтыратканнар иде. Безнең татар үз күзе белән күреп, тотып карамаса ышанмый бит ул. Соңгы вакытта да имеш-мимешләр күбәйде, кайда төлке хөкем сөрә, кайда чупакабра... - кайсына ышанырга белмәссең...

Ышан инде алайса дигән сынавы булды бугай Аллаһы Тәгаләнең. 12 август көнне хәбәрчебез Равил Садриевне җирләп кайтканнан соң, күзгә үрдәк-тавык күренмәде, хәлебез хәл иде. Аннан соң ябулы абзарга, ояларга ничек итеп керсеннәр инде. Керәләр икән шул. Төнге сәгать икенче яртыларда эт бик каты өргәнгә уяндык. Күрше тирә этләре дә кушылып, "разбой" салганга, лапас ягына йөгердек, чөнки эт шул якка ыргыла. Лапаска кергәнче рәшәткә белән бүленеп алган тышкы ягын ачып керүгә, күзгә тәгәрәп яткан үрдәк, кечкенэ чеби ташланды. Лапас ишеге ачык. Кулда рәшәткәгә охшаш такта. Лапаска килеп керергә 40-50 см җир калгандыр, эчке яктан очып бер тәбәнәк, озынча көрәнрәк төстәге берсе чыгып йөгерде. Аның артәыннан ук очып диярлек аксылы ( ай яктысында нәкъ үрдәк белән бер төстә кебек күренде, төсләрне бутау гадәтем юк) чыкты. Миңа эт сыман күренде. Этебез Себер лайкасы, ике яшьтән күптән узды, кечкенә дип әйтмәс идем. Ә бу аксыл эт дигәнем безнең эттән биек, киңрәк тә. Йонлач, тырпайган колаклары күз алдында, башы сәеррәк кебек күренде. Җиле туктаттымы, кызымның: "Әни, барма, үзенә тия күрмәсен", дигән сүзе аңыма китердеме, туктадым, ирем икенче яктан чапты. "Күз ачканчы койма аша сикереп юк булдылар", - диде.

Бакчаның бер өлешен сетка белән бүлеп алып, ике метр тирәсен рәшәткә белән тотып бетергән идек. Әнә шул рәшәткә өстендә тавык йоннары эләгеп калган. Күрәсең сикерер өчен сетка уңайсыздыр, эләктерүе дә бар. Шул рәвешле өч үрдәк, җиде чебеш, бер бройлер тавыгы белән саубуллаштык. Үрдәкләрне күмдек, бройлерны үзләре белән алганнар, чебешләрне ашаганнар. Шул ук төнне Әтнәнең икенче ягында да каз-тавыклар юкка чыккан. Дамир Садретдиновның хуҗалыгына да кергәннәр. Куян оясының ишеген ача алмый җәфаланганнар. "Менеп фотога төшерә аласыз, кимереп тә караганнар", -дип шалтыратты. Менеп рәсемгә төшердек, үзегез дә карагыз. Инде ничәнче көн көтәбез төнге кунакларны, көткәндә кем килсен, бу җанварлар да күренмиләр. Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла, диләрме?!Ябык ишекләрне, боргычы нык булмаса, эх тә итми ача торган, кечкенә генә тишек булса, аны казып эчкә үтә торган җанварлар болар. Сөйләшә торгач, "Каенсар урманы ягындагы елгадан киләләр, гел икәү йөриләр, төлке башлы эт ул", диючеләр дә булды.

Бүген исә Кече Әтнә авылыннан "Хәсбиуллин Рәшит бер төлкене бәреп үтерде, авылга зур зыян салган иде инде, этләр белән дуслашып, шулар белән яшәп ятты", - дип шалтыраттылар. Шулай булгач, төлке башлы эт булуы да бар. Әтнәдә менә шундый чупакабра йөри әлегесен...

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев