Әтнә таңы

Әтнәдә белем бәйрәмен билгеләп үттеләр

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген Озын-озак каникуллардан соң, мәктәпләребез Яңа уку елына ишекләрен ачты. Кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан укучылар яраткан мәктәпләренә, көтеп алган укытучыларына янына ашыкты. Белем көне - һәркемнең күңелендә якты хисләр уята торган бәйрәм бу. Беренче сыйныфка укырга баручылар тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керсәләр, унберенчеләр әлеге баскычның иң...

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген

Озын-озак каникуллардан соң, мәктәпләребез Яңа уку елына ишекләрен ачты.

Реклама

Кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан укучылар яраткан мәктәпләренә, көтеп алган укытучыларына янына ашыкты. Белем көне - һәркемнең күңелендә якты хисләр уята торган бәйрәм бу. Беренче сыйныфка укырга баручылар тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керсәләр, унберенчеләр әлеге баскычның иң соңгысына аяк бастылар.

Олы Әтнә урта мәктәбендә дә бәйрәм һәр елдагыча үзенчәлекле уза. Бу юлы флеш-моб белән башланып киткән бәйрәм тантанасы укучылар, укытучылар, килгән кунаклар, әти-әниләр күңеленә яңадан-яңа энергия, күңел көрлеге өстәде. Белем көнендә сүз алып, укучылар, укытучыларга изге теләкләрен җиткергән мәктәп директоры Гөлүсә Рәхимҗанова, район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат закирова сүзләренә кушылып, "Хәерле сәгатьтә хөрмәтле укытучыларыбыз, укучыларыбыз. Яңа 2014-2015нче уку елы мөбарәк булсын!" - диясе килә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: