Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә дә калышмас дип ышаныйк

Тиздән авыллардагы шәхси-ярдәмчел хуҗалыклар Татарстан икътисадындагы иң мөһим тармаклар рәтендә карала башлаячак. Бүген Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга ярдәм итүне күздә тоткан закон проектын беренче укылышта кабул итте. Документны парламент вәкилләренә Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин тәкъдим итте. Льготалы кредитларга...

Тиздән авыллардагы шәхси-ярдәмчел хуҗалыклар Татарстан икътисадындагы иң мөһим тармаклар рәтендә карала башлаячак. Бүген Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга ярдәм итүне күздә тоткан закон проектын беренче укылышта кабул итте.


Документны парламент вәкилләренә Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин тәкъдим итте.

Льготалы кредитларга 143 мең гаилә лаек булган

Депутат китергән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә республика халкының 915 меңе авылларда гомер кичерә. Бу - барлык халыкның 23,7 проценты дигән сүз. Шәхси ярдәмчел хуҗалыклар саны исә 448 меңнән дә артып китә.

- Хәзерге вакытта авыл халкы барлыгы 290 мең баш мөгезле эре терлек асрый. Аларның 120 меңе - сыерлар, 54 меңе - дуңгызлар, 340 меңе - сарык һәм бәрәннәр. Шулай ук ат, куян һәм кош асраучылар да шактый күп. Авыл халкы ел саен 66 мең гектар мәйданда бәрәңге, 10 мең гектарда яшелчә утырта, - дип белдерде Ринат Гайзатуллин.

Әйтергә кирәк, республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең шактые нәкъ менә шәхси ярдәмчел хуҗалыклар өлешенә туры килә. Мәсәлән, 2014 елда авыл хуҗалыгы продукциясенең 46,6 процентын алар җитештергән. Бу - якынча 88 миллиард сум дигән сүз.

- 2006 елдан башлап, республикада 143 мең гаилә льготалы кредитлар белән тәэмин ителде. Аларның гомуми күләме 48,5 миллиард сум тәшкил итте, - дип ассызыклады җитәкче.

Закон якларга тиеш

Бактың исә, әлеге законны кабул итү - Татарстан өчен шактый яңа тәҗрибә икән. Россиянең башка субъектларының бу проблеманы күтәреп чыкканнары булмаган әле.

- Әгәр канун кабул ителсә, без үз өстебезгә зур бурыч алачакбыз дигән сүз. Ул очракта һәр хуҗалык белән аерым эшләргә, аларга ярдәм итү ысулларын эзләргә туры киләчәк. Бу - бик дөрес карар, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

Шулай да, төп максат - шәхси хуҗалыклар җитештергән товарны сатып алып, шәһәрләргә сатуга җибәрү.

- Дөресен генә әйткәндә, бу - мәҗбүри эш. Ник дигәндә, әгәр авыл халкының мәнфәгатьләрен кайгыртмасак, көнкүрешләрен яхшыртмасак, авыллар әкрен-әкрен генә бушаячак. Без моны булдырмаска тиеш, - дип дәвам итте сүзен Дәүләт Советы рәисе.

Шул рәвешле, әлеге закон авылда гомер итүчеләрнең матди хәлен яхшыртырга, республикадагы азык-төлек базарының тотрыклылыгын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк дигән сүз.

- Әлегә бу законда бер тиен акча да каралмаган. Документ "сыерга - 100 сум, кәҗәгә - 50 сум", дип язуны күздә тотмый. Төп бурыч - шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны икътисадның мөһим тармагы буларак закон аша югары дәрәҗәгә күтәрү. Әгәр бу хуҗалыклар канун аша кирәк һәм мөһим булып таныла икән, алга таба финанс документлары әзерләгәндә, алар буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Шунысын да әйтеп узабыз, декабрь аенда бу закон проекты икенче укылышта каралачак. Аңа төзәтмәләр 1 декабрьгә кадәр кабул ителә.


Рәмзия ЗАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев