Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә дәүләт драма театрын котлыйбыз!

Бүген гаять истәлекле көн. Хәтерлисездер, заманында Әтнә халык театры берсеннән-икенчесе матур спектакльләр сәхнәләштереп куандырды. Шул көннәрдә районыбызга Илбашы килде, театрның статусы күтәрелү - аңа Дәүләт драма театры исеме бирелү турында әйтте. Исегезгә төшерегез әле, ничек куандык, берөзлексез алкышладык - Президентыбыз белән район башлыгы да сәхнәдә шактый озак басып торырга мәҗбүр...

Бүген гаять истәлекле көн. Хәтерлисездер, заманында Әтнә халык театры берсеннән-икенчесе матур спектакльләр сәхнәләштереп куандырды. Шул көннәрдә районыбызга Илбашы килде, театрның статусы күтәрелү - аңа Дәүләт драма театры исеме бирелү турында әйтте. Исегезгә төшерегез әле, ничек куандык, берөзлексез алкышладык - Президентыбыз белән район башлыгы да сәхнәдә шактый озак басып торырга мәҗбүр булдылар...

Булды бит андый көн! Шул көннән соң 6 ел узып та киткән ләбаса.

Бу хакта Габдулла Тукай исемендәге дәүләт драма татрының үз сайтында үтемле, матур итеп язылган.

"Кадерле театр сөючеләр!
Бүген - йөзеллык бай тарихка ия Әтнә театрына Президентыбыз Р.Миңнеханов тарафыннан дәүләт театры исеме бирелүгә - 6 ел! Тарих өчен бик аз вакыт кебек, ә шушы еллар эчендә күпме спектакльләр куелган, аларга коллективыбыз тарафыннан күпме көч салынган, артистларыбыз никадәр рольләргә үз җанының бер өлешен күчергән, күпме юллар узылган, ничәмә-ничә авыл-шәһәр сәхнәләре Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының яктылыгын хәтеренә сеңдергәндер...
Бәйрәмебез колачы әлегә бик тыйнак булса да, бу көн театрыбыз өчен бик кадерле. Киләчәктә дә Әтнә театры дигән данлы исемне горур йөртергә, тамашачыбыз белән кулга-кул тотынып иҗат итәргә насыйп булсын!
Бәйрәм белән!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев