Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә драма театры – "Саташкан сандугач"

Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының һәр премьерасын тамашачы көтеп ала, яратып карый, вакыт-вакыт тәнкыйтьли, мактый, үсендерә. 7 май көнне Ркаил Зәйдулланың "Саташкан сандугач" драмасының премьерасы булачагы хакында хәбәр таралгач та күңелләрдә төрле хисләр, башта төрле уйлар өермәсе купты. Спектакльне яшь режиссер Рифат Миндубаев сәхнәләштерә икән, кабул итеп булырмы? 2001...

Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының һәр премьерасын тамашачы көтеп ала, яратып карый, вакыт-вакыт тәнкыйтьли, мактый, үсендерә. 7 май көнне Ркаил Зәйдулланың "Саташкан сандугач" драмасының премьерасы булачагы хакында хәбәр таралгач та күңелләрдә төрле хисләр, башта төрле уйлар өермәсе купты. Спектакльне яшь режиссер Рифат Миндубаев сәхнәләштерә икән, кабул итеп булырмы? 2001 елда Камал театры тарафыннан куелган, шактый уңыш казанган "Саташкан сандугач" әтнәлеләр куелышында нинди яңгыраш табар? Театр сәнгатенең күмәк хезмәт икәнлеген аңлаган хәлдә, спектакльне дөньяга тудыруда "төп рольләрне башкаручылар" бу хакта ни уйлый?

Ландыш Фазлыева, театр директоры: "Саташкан сандугач" - яшь режиссер Рифат Миндубаевның диплом спектакле. Репетицияләрдән чыгып фикер йөрткәндә үк шуны әйтә алам, тамашачы күңеленә хуш килер кебек. Шәхсән үземә бик ошый. Артистлар үз рольләренә туры килә. Декорацияләрне данлыклы Скоморохов үзе иҗат итте. Спектакльгә музыканы Рифат классик, популяр көйләр арасыннан сайлап алды. Композитор Марат Әхмәтшин киңәшләре белән ярдәм итте. Әлеге драма театрыбыз репертуарында лаеклы үз урынын табар дип өметләнәм."

Ркаил Зәйдулла, драматург, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе: "Драматург өчен үз әсәре театрда куелу - үзе куаныч. Өметләнеп, кызыксынып, борчылып премьераны көтәм. Әтнә театрының иҗатын күзәтеп барам, уңышлары өчен куанам. Баш режиссер Р.Фазлыев белән шәхсән танышмын, бик хөрмәт итәм. Рифат Миндубаев белән очрашып аралаштым, сәнгатьне аңлый торган, акыллы егеткә охшаган. "Саташкан сандугач"ны кайчандыр Марсель ага Сәлимҗанов куйган иде, ә бүген әлеге әсәргә япь-яшь егет алынган. Мастерның һәм яшь режиссерның иҗат җимешен чагыштырып карау бик кызыклы булачак. Яшьләр нык эзләнүчән, максималист бит алар. Димәк, ике куелыш арасында аерма шактый булыр дип уйлыйм."

Рифат Миндубаев, спектакльнең режиссеры, КДМСУның 5 курс студенты: "Әлеге эшем - олы сәхнәдәге беренче тәҗрибәм. Җаваплылык бик зур. Минем өчен күп нәрсә яңа: рәссам, композитор, актерлар белән тәүге тапкыр эшлим. Театр җитәкчелегенә рәхмәтем зур: яшь булуыма карамастан, җылы кабул иттеләр. Артистлар белән мөнәсәбәтебез әйбәт, фикерләремә колак салалар. Камал театры куелышын карау мөмкинлегеннән баш тарттым, кабатланудан куркам. "Саташкан сандугач" драмасы - материал буларак авыр, тирән психологик сәхнәләр күп. Шулай да төп әйтеләсе фикерне, кеше бәхетен урлап, үз бәхетеңне корып булмый дигән фәлсәфәне тамашачыга җиткерә алырбыз дип ышанам. Әтнәнең үзенә килгәндә, Спас егете буларак, тәэсирләрем бик кызыклы. Бирегә килгәч шаккаттым: менә кайда икән ул миллилек, саф татар теле! Милләтне, телне саклап калган төбәк икән бит ул Әтнә!"

Дамир Сидеев, төп рольне башкаручы артист: "Психологик яктан бик тирән спектакль, яшермим, Интизар образы бик авыр туа. Комедия роле булса, миңа, бәлки, җиңелрәк тә бирелер иде. Тырышып-тырышып әле дә образ өстендә эшлибез. Рифат - талантлы егет, эшләве җайлы, уртак тел таптык. Шулай да күңелдә әйтеп бетергесез җаваплылык хисе, беренче төп ролем, борчылам, дулкынланам. Ярый әле хатыным артист, ул бөтен иҗади газапларымны аңлый, көч бирә, рәхмәт аңа."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев