Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә Эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесенә медаль тапшырылды

Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре шушы көннәрдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Шушы уңайдан Әтнә Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә тырыш хезмәтләре өчен министрлык тарафыннан дәрәҗәле бүләкләргә лаек булды. Бүлекнең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов "За отличие в службе 2-й степени" медале белән бүләкләнде. "За отличие в службе 3-й степени"...

Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре шушы көннәрдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Шушы уңайдан Әтнә Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә тырыш хезмәтләре өчен министрлык тарафыннан дәрәҗәле бүләкләргә лаек булды. Бүлекнең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов "За отличие в службе 2-й степени" медале белән бүләкләнде. "За отличие в службе 3-й степени" медаленә тикшерүче Марат Әмиров һәм тыл эшчәнлеге буенча өлкән белгеч Ирек Бәйрәмов лаек булды. Эчке эшләр бүлегенең оператив дежурный ярдәмчесе Рафис Фазлыев министрлыкның Мактау грамотасы, ә административ җәза башкару инспекторы Эльвира Әмирова " За отличную службу в МВД" күкрәк билгесенә лаек булды.Шулай ук оператив дежурный ярдәмчесе Рифат Корбановка министрлыкның рәхмәте белдерелде. Без дә аларны олы бүләкләре белән котлыйбыз һәм эшләрендә яңадан яңа уңышларга ирешүләрен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев