Әтнә таңы

Әтнә егете – Альберт Шакиров

Безнеке "Татар бай булырга тиеш" Чираттагы әңгәмәмнең герое- максатларына һәрвакыт ирешүчән, чын мәгънәсендә профессионал булып өлгергән "Татарстан Яңа Гасыр" телевизион каналының иң үзенчәлекле алып баручыларының берсе - Альберт Шакиров. 1989 елның 1 нче апрелендә Казан шәһәрендә туа. Күңгәр урта мәктәбендә белем ала, 2011 елда КФУга кереп, Философия факультетының политология булеген,...

Безнеке

"Татар бай булырга тиеш"

Чираттагы әңгәмәмнең герое- максатларына һәрвакыт ирешүчән, чын мәгънәсендә профессионал булып өлгергән "Татарстан Яңа Гасыр" телевизион каналының иң үзенчәлекле алып баручыларының берсе - Альберт Шакиров.

1989 елның 1 нче апрелендә Казан шәһәрендә туа. Күңгәр урта мәктәбендә белем ала, 2011 елда КФУга кереп, Философия факультетының политология булеген, 2014 елда аспирантураны, аннан шул ук философия факультетынын конфликтология булеген тәмамлый. 2009 елнның май аеннан "Татарстан Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясендә эшли. Башта "Яшьләр тукталышы" тапшыруының корресспонденты һәм алып баручысы, 2012 елның сентябреннән -"Кара-каршы", ә 2014 елдан "Без тарихта эзлебез" тапшыруларының хуҗасы.

Альберт, белемең буенча син журналист түгел, телевидениегә ничек килеп кердең?

- Башлангычы "Яшьләр тукталышы" белән бәйле. Сюжетлар ясап, корреспондент булып йөрдем. Ул вакытта әле 1-2 курс студенты идем. Тапшыруның алып баручысы булып киткәч, үземне сынап карыйсым килде.Текстлар да яза башладым. Шулай итеп, сценарийлар язуга, ТВ һәм журналистикага килеп кердем, ТНВнын яшьләр редакциясендә көчемне сыный башладым.

-Нәсел җепләренә тукталып алыйк әле..

- Нәселдә сәләтле кешеләр күп, әнием Рәхинә - икътисадчы,әтием Сәүбән- механик, шәхси эшмәкәр. Миннән 5 яшькә кече энем Айрат КАИда белем ала. Гаиләдә һәрчак ирекле, иҗади атмосфера. һәркемнен үз өлкәсе. Фирдәвес Зарипов - танылган гармунчы минем бабай ягыннан туган кеше. Татар радиосы ди-джее Рәмзия Шакирова-өченче буын туган, әнинең бертуган абыйсы Габделфәт абый - бик сәләтле артист һәм укытучы, җор телле кеше. Кыскасы, геннар нәселдән килә.

.- Беренче тапшыруың алдыннан нинди хисләр кичердең?

- Беренче һәм аннан соңгы тапшырулар аерылмый. Һәрвакыт дулкынлану белән башлыйм.

  • "Без тарихта эзлебез" дигән яңа проект барлыкка килде
  • Әлеге проект ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән әшләнә. Проектка башлангыч бирүче - министр, ТР премьер-министры урынбасары Энгель Фәттахов, тапшыруга җан өрүче - "Яна гасыр" ТРК генераль директорынын беренче урынбасары Миләүшә Айтуганова. Ә эчтәлеге, формасы, темалары инде безнең команда өстендә. Максатыбыз - тарихка, туган як, милләт, төбәк тарихына кызыксыну уяту...
  • Әтнә турындагы тапшыруларның дәвамын төшерергә исәп бармы?

- Бездәге тарихның урта гасырларга караган өлешен дә сөйләп бетерә алмадык әле. Материаллар белән чыгышы белән Кышлаудан булган тарих фәннәре кандидаты Илшат Фәйзрахманов нык ярдәм итте. Аерым зур ярдәм итүче-Күәм мәктәбе укытучысы Равил Садриев. Дәвам итәргә, әлбәттә, исәп бар. Бу юлы инде 17-18-19 гасыр тарихларын кузгатып, Гатаулла бай йортын төшереп, аның үзе турында сөйлисе килә. Шулай ук Бәрәскә авылы мәчете - бөтен Татарстанда, хәтта Рәсәйдәге уникаль мәчетләрнең берсе. Сөйли китсәң бик күп инде. Искитмәле.

-Үзең нинди тапшырулар карарга яратасың?

  • Безнең Казандагы фатирда телевизор юк. Үземә кирәкле һәм кызыклы бар мәгълүматны мин интернетта табам. Яратып караган тапшыруларымның күбесе - документаль фильмнар.
  • Көнбатыш телевидениесендә туры әфирлар күп, бездә аз...
  • - ТНВ турында әйтсәк, бу алып баручыларның яки бездәге белгечләрнең булдыксызлыгыннан түгел, ә күбрәк техник сәбәпләргә бәйле. Студиядә вакыт бүленеше, төрле көндә буласы "съёмкалар" бер-берсенә комачауламас өчен шулай эшләнелә.

-ТВга килгәндә, аның "миссиясе" нәрсәдә? Фикерең...

- Гомумән алсак, ТВ - үзенә күрә көзге ролен үтидер. Әгәр эфир тулы шау-шу үтереш-талаш икән, димәк, күпчелек тамашачы шуны карый, шуны сорый, шуның белән яши. Якты максатларга килсәк, ТВ тамашачы кызыгырлык, омтылырлык тормыш, идеаллар күрсәтергә тиеш. Бу идеаллар, сыра һәм кер юу порошогы түгел, әлбәттә, гаилә, мул тормыш, хезмәт, файда китерү булырга тиеш. Советлар Союзы чоры тапшыруларына гына күз салыгыз! И андагы герой колхозчылар, өр-яңа итек киеп сыер саучылар, батыр комбайнерлар, ДТ-54 тракторлары рәт-рәт тезелеп жир сөрәләр, яшел болында сарык көтүе йөри... менә бу дәрәҗәгә хәзерге ТВның менеп житә алганы юк әле

Реклама

-Тарихта эз калдырган шәхесләргә мөнәсәбәтең...

- Андый шәхесне аерып әйтү кыен. Татар байлары, меценатлары бик зур хөрмәт уята миндә. Үзебезнең Әтнәдән-Гатаулла бай, Балтачның Мортаза бае, Теләченең беренче гильдияле сәудәгәрләре - Яушевлар...Алар бик күп. Миллионерлар, депутатлар, мәгърифәтчеләр, дин әһелләре, житештерүчеләр....Барысы да юк ителгән. Ә нинди кешеләр булган бит! Әйтик Яушевлар нәселе генә революциягә кадәр татар-башкорт җирләрендә 60 мәчет төзеткәннәр! Әти гел әйтә: "Татарны татар дип танысыннар өчен, ул тамак киереп мәйданда акырып йөрергә түгел, чат итеп эшләргә, бай булырга тиеш. Менә шунда була хөрмәт, шунда була дәрәҗә. "Шундый мәртәбәле кешеләребез берничә дистә ел эчендә юк ителү бик кызганыч.

-Альберт, атаклы кешеләр белән еш очрашасың, кайсысы синең холкыңа нык тәэсир ясады?

- Минем өчен юлымда очраган һәрбер кеше - укытучы. Яшенә, белеменә, дәрәҗәсенә карамастан.

-Бүтән һәнәр үзләштерергә кирәк булса, кайсы өлкәне сайлар идең?

  • Журналистика бетә калса, пресс-службалар эшләр, дим. Аннан сон, укыту, мастер класслар, концертлар, мәҗлесләр алып бару тәҗрибәм, шулай ук тәрҗемәче дипломым да, реклама өлкәсендә эшләп килгән фирмам бар, төрле вакытта төрлечә эшләсә дә, булып торуы күңелне жылыта үзенчә
  • -Иҗат итәр өчен илхам каян аласың?
  • Илхам үз гаиләм булудан, яраткан хәләл җефетем белән торыр урыныбыз, барыр эшебез, таза- сау әти-әниләребез, туганнарыбыз булудан килә ул.

-Гаиләгездә мөселман гореф-гадәтләре сакланамы?

- Әлбәттә. Корбан ашлары, гает мунчалары, гает коймаклары беребез өчен дә чит түгел бит. Бөтенебез ук намаз укып бетермәсәк тә, бер Алла ихтыярында йөрибез.

-Тормыш принципларың.

- Иртәгә эшләп буласы эшкә бүген тотыну мәҗбүри түгел.

арактерыңның төп сыйфатлары, үзенчәлекләре.

  • Мине күпләр буар елан белән чагыштыра. Карап торышка мин чыннан да бик тыныч һәм җитди, ләкин кирәк чагында тиз арада кабынып, зур күләмле эшләр майтарып ташлый алам. Барлык иҗади эшләрне мин төнлә эшлим. Кайвакыт бөтенләй йокламаган чаклар да була.
  • Гаиләгә вакытың каламы?

- Вакыт бик аз кала. Хәтта өйдә булсам да, берәр сценарий-мазар язарга тотынсам мин дөньядан тулысы белән читләшәм. Мондый кеше өйдә булды ни булмады ни. Ләкин иҗатта һәм эштә паузалар да булмый түгел. Андый вакытта, әлбәттә,гаиләм янында.

-Буш вакытта ниләр белән шөгыльләнергә яратасың?

- Соңгы ике елда бөтен буш вакыт ауга йөрим. Аткан саен поши ашамасак та, йөрүе, эзләнүе, табигать матурлыгын күзәтүе үзе бер рәхәт. Казанда булсам, буш вакыт китапларга, фильмнарга, кинога йөрүгә китә.

Журналист өчен мөһим булган өч сыйфатны ата әле һәм яшь журналистларга әйтер сүзең?

  • - Иң беренчесе объектив булу. Сәясәт, гайбәткә керешмичә, кешегә яраклашмыйча алтын урталыкны саклап эшләү. Икенчедән, тырышлык, "хватка" булу. Өченчедән, һәрчак яңа алымнар эзләү, тик тормау, булган аудиториянне арттыру. Ә яшьләргә үз-үзеңне тәнкыйтьли белү мөһим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: