Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән тагын бер егет армиягә китте

Бу көннәрдә Олы Әтнә авылында яшәүче Луиза һәм Мортаза Камалиевларның куанычлы да, бераз гына моңсу да көннәре. Беренче куанычлары - уллары Марсельне Армия сафларына озаттылар. Марсель Казан медицина университетын тәмамлап диплом алды, "Иң беренче Ватан алдындагы бурычымны үтим", дип үз теләге белән Армиягә китте. Аны, тагын 25 армиягә китүче белән...

Бу көннәрдә Олы Әтнә авылында яшәүче Луиза һәм Мортаза Камалиевларның куанычлы да, бераз гына моңсу да көннәре. Беренче куанычлары - уллары Марсельне Армия сафларына озаттылар.

Марсель Казан медицина университетын тәмамлап диплом алды, "Иң беренче Ватан алдындагы бурычымны үтим", дип үз теләге белән Армиягә китте. Аны, тагын 25 армиягә китүче белән бергә Кара диңгезгә- Севастополь шәһәренә озаттылар. Исән-имин хезмәт итеп кайтырга язсын.

Луиза белән Мортаза бөтен көчләрен мал артыннан кумыйча балаларын укытуга сарыф иттеләр. Аллага шөкер, Марсель белән Алия дә тәртипле булып үстеләр. Ата-ана өчен моннан да зур шатлык юктыр, минемчә. Марсель исән-сау хезмәт итеп кайтсын өчен, зурлап, барлык туган-тумачаны, күрше-күләнне җыеп коръән укыттылар. Ә яшьләр озату кичәсен шашлык ясап, табигатьтә уздырдылар. Кече Әтнә абыстае Тәгъзимә апаның кылган догалары һәм дә кулларын күтәреп утыручыларның догалары кабул булып, исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын. Дөньяларга иминлек телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев