Әтнә районы егете армиягә китте
Яшьләр өчен җыелышып матур итеп, вакытлыча гына булса да, саубуллашу кичәсе үткәрүнең үзенә күрә бер тәртибе бар иде элек. Китәсе егетнең өенә җыелып, тәм-томнар белән сыйланып, төннең яртысына тиклем утырасың. Билгеле инде, бу көнне бөтен багышлаулар да, җырлар да армиягә китүче хөрмәтенә. Шунда ук бер шампанский шешәсенә мәҗлестә булганнарның исем-фамилияләрен...
Яшьләр өчен җыелышып матур итеп, вакытлыча гына булса да, саубуллашу кичәсе үткәрүнең үзенә күрә бер тәртибе бар иде элек.
Китәсе егетнең өенә җыелып, тәм-томнар белән сыйланып, төннең яртысына тиклем утырасың. Билгеле инде, бу көнне бөтен багышлаулар да, җырлар да армиягә китүче хөрмәтенә. Шунда ук бер шампанский шешәсенә мәҗлестә булганнарның исем-фамилияләрен язып, исән-сау әйләнеп кайткач, я булмаса өйләнгән чакта ачарга дип, әти-әнигә җыеп куярга бирәләр. Гадәттә, чәчләрен кыска итеп алдырган, әбиләр әйтмешли "некрут" егет, бу көнне бик эчкерсез, ихлас, нечкәрәк күңеллеләренең күзләрендә яшь бөртекләре җемелди. Әле бит җырларның да ниндиләрен җырлыйлар: "Әнкәй ашың пешкәчтен, балаларың җыелыр. Алар булып, мин булмагач - күз яшьләрең коелыр"...
Тулырак язма "Әтнә таңы" газетасы битләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев