Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егете " Балалы солянка" ны алып барачак

30 гыйнвар көнне Казанда "Балалы солянка" концерты узачак. Бу проектның үзенчәлеге шунда: анда җырчылар балалары белән бергә сәхнәдә ут кыздыра! Өченче тапкыр үткәрелә торган бу чара инде нәни йолдызчыкларны кабызырга да өлгерде. Шунысы кызыклы, әлеге концертны "Татар радиосы" ди-джее Гөлназ Сәфәрова һәм Айваз Садыров белән бергә Әтнәнең нәни йолдызчыгы Раяз...

30 гыйнвар көнне Казанда "Балалы солянка" концерты узачак. Бу проектның үзенчәлеге шунда: анда җырчылар балалары белән бергә сәхнәдә ут кыздыра! Өченче тапкыр үткәрелә торган бу чара инде нәни йолдызчыкларны кабызырга да өлгерде. Шунысы кызыклы, әлеге концертны "Татар радиосы" ди-джее Гөлназ Сәфәрова һәм Айваз Садыров белән бергә Әтнәнең нәни йолдызчыгы Раяз Сәләхетдинов та алып барачак. Раяз - Олы Мәңгәр авылы егете, тамашачылар аны Габделфәт Сафинның "Уфалла арбасы" клибы буенча яхшы белә. Нәни артист анда абыйсы Рәсим һәм әнисе Рәзинә белән төшкән иде. Бүгенге көндә Рәсим Олы Мәңгәр урта мәктәбенең 1 сыйныфында белем ала. Җырлаудан тыш ул көрәш белән дә шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев