Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егете бер мәйданнан ике тәкә алды

Күәм Сабан туен Гүзәл Сираева төркеме бизәде.

Шуңа игътибар иттем - мәйданның күңелле булуы алып баручыга бәйле шул. Тел бистәсе бер дигән бәйрәмне начарга калдырырга да, начар саналганын күркәм итәргә дә сәләтле шул. Күәмдә моңа тагын бер инандым.

Җырчы төркеменнән булган алып баручы уеннарга матур итеп аңлатма биреп барды, көлдерде, кул чаптырды. Бик кызу иде бу көнне мәйданда. Күәмнең Югары очы белән Иске авылы төрле уеннарда бик актив катнашты. Кызып китепме, алып баручы белән төркемнең җырчы егете дә үзара аркан тартыштылар әле.

Яшьләр көрәшендә, алдагы көнне, дөресрәге төнне, Югары Көекнең Кичке Сабан туе яшьләр көрәшеннән тәкә алып кайткан Күәм егете Ислам Муллагалиев җиңде. Көндәшләрен бик җиңел аркага салып, кабат тәкәгә ия булды. Өлкәннәр көрәшендә дә катнашты ул. Катнашты гынамы соң, үзеннән күпкә гәүдәлерәк абыйларын егып, Сабантуйның баш батыры булып танылды. Шулай итеп тагын бер тәкә отты.

Егеткә әле 18 яшь кенә. Иң куанычлысы - ул үзебезнең Әтнә спорт мәктәбе "җимеше". Аның өчен киләчәктә дә куанырбыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев