Әтнә егете әбисе турында
ӘБИЕМ Әти белән әнием Гел эштә була минем. Әле шуңа сөенәм: Ярый бар дип, әбием. Әбиемнең телләре Майлап куйган белән бер: Матур сүзләрен әйтеп Сөеп тора мине гел. Оекбашлар бәйли ул, Тәмле ашлар пешерә. Минем кәеф булмаса, Дога укып өшкерә. "Балаларның баласы Балдан татлы була, - ди, - Әти-әниең сүзен...
ӘБИЕМ
Әти белән әнием
Гел эштә була минем.
Әле шуңа сөенәм:
Ярый бар дип, әбием.
Әбиемнең телләре
Майлап куйган белән бер:
Матур сүзләрен әйтеп
Сөеп тора мине гел.
Оекбашлар бәйли ул,
Тәмле ашлар пешерә.
Минем кәеф булмаса,
Дога укып өшкерә.
"Балаларның баласы
Балдан татлы була, - ди, -
Әти-әниең сүзен
Син, улым, гел тыңла", - ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев