Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егете дөньяны үзенчә күрә

Социаль челтәрдәге газетабызны укып баручыларга Ары авылында яшәүче Фидаил Кадимов исеме яхшы таныш. Аның фотоларына, кешелеклелегенә сокланмаган кеше юк. Табигатьне үзенчәлекле күрүе белән аерылып тора ул, аңа бака да таныш, поши да очрый, тавыклары да газета укый аның, сыеры да артыннан йөри... боларга өстәп аның бер дигән сварщик булуын да...

Социаль челтәрдәге газетабызны укып баручыларга Ары авылында яшәүче Фидаил Кадимов исеме яхшы таныш. Аның фотоларына, кешелеклелегенә сокланмаган кеше юк. Табигатьне үзенчәлекле күрүе белән аерылып тора ул, аңа бака да таныш, поши да очрый, тавыклары да газета укый аның, сыеры да артыннан йөри... боларга өстәп аның бер дигән сварщик булуын да әйтеп була, фотолардагы матурлыкны тимергә дә төшерә ул, 70 еллыкка багышлап танклар ясады, сыерчык оялары да Бөек Җиңү белән бәйле...

Юлга чыкса, фотоаппаратын үзеннән калдырмый, барын күрә, барын рәсемгә төшерә, безгә хәбәр итә, яза... шөгыле бик күп. - Кар көртләре... таныш урам... яртылаш карга күмелгән авыл йортлары яныннан ничек тыныч кына үтеп китеп була, шәфәкъ алсулыгы гаҗәеп бит ул... җирдәге кырмыскага игътибар иткәнегез бармы сезнең, аларның тырышлыклары....- әнә шулай ди хәбәрчебез.

Сюрпризлар, көтелмәгән бүләкләр ясарга ярата Фидаил Нәҗип улы... Менә бу фотоларын да бер карагыз әле, аңа дөнья, табигать үзенчә күренә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев