Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егете Габделхәй – балачак дустым

Безнекеләр Әтнә егете Габделхәй - балачак дустым Март аенда республика газетасында "Габделхәй абый Яңа Җөлбигә кайтачак" дигән мәкалә басылган иде. Кем ул Габделхәй? Хәйдәр ГАЛӘВИЕВ, хезмәт ветераны, Кече Әтнә авылы Мәкаләне укымаганнарга аның кем икәнлеген аңлатып үтәм. Ул Яңа Җөлби авылында 1934 елда туган Халик улы Галиәхмәтов -"Социалистик хезмәт герое"...

Безнекеләр

Әтнә егете Габделхәй - балачак дустым

Март аенда республика газетасында "Габделхәй абый Яңа Җөлбигә кайтачак" дигән мәкалә басылган иде. Кем ул Габделхәй?

Хәйдәр ГАЛӘВИЕВ, хезмәт ветераны, Кече Әтнә авылы

Мәкаләне укымаганнарга аның кем икәнлеген аңлатып үтәм. Ул Яңа Җөлби авылында 1934 елда туган Халик улы Галиәхмәтов -"Социалистик хезмәт герое" исеменә лаек булган шәхес. Минем күршем иде. Аның игезәк сыңары Әминә белән өчебез 1940 елга кадәр бергә уйнап йөргән дуслар идек. Әтиләре Халик абый балалары ачлык күрмәсеннәр дип ишле гаиләсен 1940 елда Ерак Көнчыгышка алып китә. Алар аннан 1947 елда кайткан булсалар да авылда яшәмәделәр. Мин Әминә белән 1959 елда, Габделхәй белән 2002 елда Җөлбидә очраштым. Башка хәзергәчә аларны күргәнем юк. Хәзерге вакытта аларның әтиләре белән туганнар 92 яшьлек Миңлевафа апасы гаиләсе белән яши. Кече Әтнәдә Шаһимәрдән кызы Миңлегөл (аның бабасы белән Габделхәйнең әтисе бертуганнар) яши. Без мондый авылдашларыбыз яки райондашларыбыз белән горурланырга тиеш. Андыйлар районыбыз буенча бер-ике генә түгел. Социалистик хезмәт герое, мәрхүм Нургали абый Бариев оста, гадел җитәкче иде. Ул "Үрнәк" колхозын җитәкләгәндә мин Яңа Җөлбидә бригадир идем. Кызганычка каршы, аның белән озак эшләргә туры килмәде. Авыр сугыш һәм аннан соңгы елларда "Ленин" колхозын җитәкләгән Рауза Касымова да шундыйлардан. Фәйзи ага Галиев, Наил абый Сабиров кебекләр районыбызның гына түгел, бөтен Татарстан халкының горурлыгы. Узган гасырның 60 нчы елларына кадәр районыбызны Арчага кушканчы мәрхүм Ттукай безнеке иде. Без аны хәзерге вакытта да райондашыбыз дип әйтә алмыйбыз.

Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин - Әтнә районы Иске Кишеттә туып 15 яшенә кадәр шунда яшәгән. 1959 елның козендә районыбызга үзәге Кенәр булган "Кызыл Юл" районын кушып, "Тукай" районы дип аталдык. Ул районнан да бер Советлар Союзы герое - Нәкыйп Сафин безнеке булды. Хәзерге вакытта ул да Арчаныкы булып калды. Җае чыкканда арчалылар без Тукайлы төбәк, фәләнчә герой үстергәнрайон дип мактаналар. Хәзерге яшьләр аларны чыннан да Арчаныкы дип беләләр.

Районыбыз Арчадан аерылганда Кушлавыч, иске Җөлби, Иске һәм Яңа Кишетләр, Симетбаш авыллары шулай ук элек Кызыл Юл районы составында булган авылларның күбесе Арчада калды. Мондый хәл Хрущев бабайның үткән гасырның алтмышынчы еллар башында кыландырган кылмышларының нәтиҗәсе. Шундый хәләр, хөрмәтле шәхесләребез истән чыгып онытылмасын өчен безгә районыбыз тарихын язарга кирәк. Минемчә, һәр авылда үз авылларының тарихын языып бирерлек кешеләребез бардыр. Узган 2015 елда районыбызның сугыш чоры балаларының истәлекләре язылган "Яралы балачак" дигән китап бастырылды. Анда без сугыш чоры һәм аннан соң булган авырлыклар турында сөйләдек. Шундый китап булдыра алганбыз икән, районыбыз тарихы итурында да китап чыгара алырбыз иншаллаһ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев