Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егете, хәрби комиссар Алмаз Борһанов - республика җиңүчесе!

Бүген Корстонда "Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2017" республика бәйгесенең финал ярышы узды. Монда үзләренең төбәкләрендә зона турында җиңгән җәмәгать тәрбиячеләре катнашып, чыгышлар ясадылар. Алар арасында Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче, Биектау, Саба, Питрәч районнарының зона туры җиңүчесе Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе, подполковник...

Бүген Корстонда "Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2017" республика бәйгесенең финал ярышы узды. Монда үзләренең төбәкләрендә зона турында җиңгән җәмәгать тәрбиячеләре катнашып, чыгышлар ясадылар.

Алар арасында Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче, Биектау, Саба, Питрәч районнарының зона туры җиңүчесе Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе, подполковник Алмаз Әгъзәм улы Борһанов та бар иде.

Алмаз Әгъзәм улының чыгышын күзаллау кыен түгел, чөнки ул башкарган эшләр, хәрби комиссариат үткәргән чаралар ике район халкының гына түгел, республика халкының да күз алдында булды. Аның эшен бәяләүче иң югары критерий бәлки элек армия хезмәтеннән качып йөрүчеләрнең хәзер үзләре теләп армиягә китүләредер, ә бәлки Суслонгер зиратында басып торган, күзләре мөлдерәмә тулган яшүсмерләрнең бабалары каны тамган туфракка чәчәкләр утыртуларыдыр... Ә бәлки армиягә китүче егетләрнең рәхмәт йөзеннән, үзләре истәлеге итеп, хәрби комиссариат каршындагы мәйданчыкка агачлар утыртып китүләреме икән?!. Ә бәлки алар хезмәт иткән вакытта һәр җомга намазында аларның исән-сау кайтуларын теләп хәрби комиссарның дога укытуы микән...

... Бүген балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе булып Алмаз Борһанов танылды, Әтнә егете тагын көндәшләрен җиңеп, республика бәйгесендә зур җиңү яулады. Акчалата бүләк һәм диплом белән бүләкләнде ул.

Һәм без, якташларың, Алмаз, синең белән бер туфракта уйнап үскәннәр синең җиңүеңне үзебезнеке итеп тә кабул иттек. Котлыйбыз!

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев